16+

Тагын бер көрәшче сөйгәненә тәкъдим ясаган

Тагын бер танылган көрәшче сөйгәненә тәкъдим ясаган. Туй җәй айларына планлаштырыла.

Тагын бер көрәшче сөйгәненә тәкъдим ясаган

Тагын бер танылган көрәшче сөйгәненә тәкъдим ясаган. Туй җәй айларына планлаштырыла.

Бүгенге көннең танылган көрәшчеләреннән берсе, чыгышы белән Мамадыштан, бүгенге көндә Чаллыда көрәшүче Ришат Исхаков сөйгәненә тәкъдим ясаган. Кызның исеме - Диана. Шулай ук тумышы белән Мамадыштан. Диана Чаллыда яши, автоюрист белгечлеге буенча хезмәт итә. Бию белән дә шөгыльләнә икән.

Ә нигә бүген ясаган соң көрәшче тәкъдимне? Баксаң, бүген Ришат белән Диананың очраша башлауларына биш ел булган. "Туйларны кайчанга планлаштырасыз?" дигән соравыма, Ришат Исхаков "бар да әйбәт булса, җәй көне туй ясарга исәп", дип җавап бирде. Котлыйбыз!

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading