16+

«Такта»ң яки чаңгың булса, осталыгың күрсәт

31 мартта «Казан» милли мәдәни үзәге каршында сноубордчыларның сезоны ябылу тантанасы була.

«Такта»ң яки чаңгың булса, осталыгың күрсәт

31 мартта «Казан» милли мәдәни үзәге каршында сноубордчыларның сезоны ябылу тантанасы була.

Ньюскулерчы һәм сноубордчылар үзләренең гаҗәеп трюклары һәм очышлары белән кар һәм начар һава торышын «куу йоласын» үткәрәчәк. Чара кичке җидедә башлана. Оештыручылар, «Сезон ябылышы»ннан берәү дә язгы кәеф алмыйча китмәячәк, дип ышандыра. Кызлар арасындагы ярышларны исәпләмәгәндә, оештыручылар барлык җиңүчеләргә дә 5 мең сум акчалата бүләк бирәчәк. Ә сноуборд буенча җиңүче кызга 2 мең сум акча тапшырылачак.
Сноубордчы һәм ньюскулерчылардан тыш, кунакларны квадрациклчылар һәм кайтсерферчылар да куандырачак. Бәйрәм дәвамында әйбәт музыка, ә ахырдан фаер-шоу була.
Ярышта катнашырга теләүчеләр өчен шартлар бик гади: үзегез белән чаңгы яки «такта» алып килергә һәм булган осталыгыгызны күрсәтергә генә кирәк. Ике сәгать буена барачак Jam-сессиядә үзегезнең иң отышлы трюгыгызны күрсәтү сорала.
Әлеге фестивальне Татарстан Респубикасының «Киләчәк факторы» дип аталган яшьләр башлангычын хуплау төбәк фонды ярдәмендә «Экстрим фактор» клубы оештыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading