16+

Татар көрәшчеләре дөнья чемпионатына әзерләнә башлады

Бу көннәрдә көрәшчеләр инстаграмда Мәскәүдән фотолар куя. Берсе көрәшә, икенчесе Мәскәү манзараларын күрсәтә. Нишләп йөриләр икән алар анда? Әлеге сорау белән без инде Мәскәүдә дә үз кешегә әйләнгән Нәфис Миннебаевка мөрәҗәгать иттек.

Баксаң, Нәфис инде көрәш буенча Россия җыелма командасының администраторы вазифаларын да башкара икән.

- Әйе, шактый гына көрәшче бу көннәрдә Мәскәүдә. нишләп йөриләрме? Болар - көрәш буенча Россия җыелма командасы әгъзалары. Мәскәүдә алар ике көн дәвамында тирәнтен медицина тикшерүе узды. Ә бүген кич исә Кырымга җыенабыз. Алуштада 28 апрельдән алып 7 майга кадәр җыеннар узачак. Шул рәвешле, Россия командасы Җәүдәт Хөсәенов һәм Илдар Гыйниятуллин җитәкчелегендә июльдә Миңгәрдә узачак дөнья чемпионатына әзерләнәчәк.

Россия җыелма командасына исә түбәндәге көрәшчеләр чакырылган: Раббани Нургалиев, Илнар Закиров, Динар Кәримуллин, Рамил Синәкәев, Ренас Кәлимуллин, Ранис Галимуллин, Илнар Галимов, Раил Нургалиев, Муса Галләмов (барысы да - Татарстан), Рамил Галимов, Айгиз Зәйнетдинов, Айнур Сыртаев (Башкортстан), Рафаил Вильданов (Мәскәү), Никита Вышинский (Ярославль өлкәсе), Максим Морозов, Салават Абдуллин, Сергей Велижанин (Төмән өлкәсе), Әлфис Мтиев һәм Ринас Садаров (Чувашстан).

Миңгәрдәге дөнья чемпионаты исә 27 июльдә узар дип фаразлана.

Фото: Раббани Нургалиев инстаграмыннан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading