16+

Татарстан батырлары Башкортстан көрәшчеләрен җиңде

Казанда көрәш буенча Россия Кубогына командалар арасында турнир узды. Ярыш "диварга - дивар" принцибы белән үткәрелде. Беренче әйләнештә үк Татарстан белән Башкортстан егетләре очрашты.

Татарстан батырлары Башкортстан көрәшчеләрен җиңде

Казанда көрәш буенча Россия Кубогына командалар арасында турнир узды. Ярыш "диварга - дивар" принцибы белән үткәрелде. Беренче әйләнештә үк Татарстан белән Башкортстан егетләре очрашты.

Татарстан өчен иң беренче булып келәмгә шул ук көнне Татарстан чемпионы булып танылган Алексей Абрамов чыкты. Илфак Ибәтуллинга каршы көрәштә көндәшенә бернинди мөмкинлек тә калдырмыйча, чиста җиңү яулады ул. Татарстан данын икенче булып билбаулы көрәш буенча күп тапкырлар дөнья чемпионы Габдеҗәлил Сөләйманов яклады. Очколар буенча ул да тиз генә Башкортстан егетен отуга иреште. Өченче булып Айназ Тимеров келәмгә чыкты. Алмаз Бахтигәрәев белән очрашты ул. Татарстан вәкиле бу очрашуда да җиңел җиңү яулады. Шул ук көнне гомерендә беренче тапкыр Татарстан чемпионы булып танылган кече Кәлимуллин - Рафаэль көндезге җиңүләрен дәвам итте: көндәшенә чүт кенә дә мөмкинлек калдырмады.

Көндез көмеш медаль яулаган Әлмәт егете Марат Кәримов Башкортстанның көчле көрәшчеләреннән берсе, Россия чемпионы Рамил Галимов белән көч сынашты. Кызык факт: бу вакытта келәмдәге хөкемдар шулай ук Әлмәт вәкиле Руслан Нургалиев иде. Шулай булырга тиештер дә ул - хөкемдар итәргә чыгасың икән үзеңнеке дигән төшенчә юкка чыгарга тиеш. Башкортстан егете бер балл алды, аннан якташ-хөкемдар Маратка ике кисәтү дә бирде. Марат, үзендә көч табып, ике баллык алым ясады. Ике баллык алым аңа җиңү китерергә дә тиеш иде, әмма Рамил соңгы секундта бер баллык алып ясап, җиңү яулады. Чирмешән егетенең хәле инде көндезге түгел икәнен күренеп тора иде.

Рәсим Шириев - Әлмәт командасының чираттагы яңа буын вәкиле. Шул ук Нургалиев келәмдәге хөкемдар булган чакта аның да көрәше авыр барды, дөресрәге, көндәше 3:0 исәбе белән зур өстенлеккә ия булды кебек. Рәсим - молодец! Оттырып барган җиреннән башта ике балл алды, аннан көндәшен чистага салды!

Нәфис Галиев белән Айгиз Зәйнетдинов алышында фаворит юк иде төсле. Башкортстан егете - дөнья чемпионы да, призеры да дигәндәй, көрәше дә матур, техник яктан югары, тәҗрибәсе дә шактый - Айгизнең өстенлеге. Нәфис Татарстан егете булуы белән генә өстенлеккә ия иде. Әмма техника, тәҗрибә, осталык кайда чыгыш ясавыңа бәйле түгел: Айгиз, афәрин, очколар буенча чиста җиңү яулады.

Ринат Хәйретдинов - Айнур Сыртаев... Айнур, Башкортстанда гына түгел, хәтта Татарстанда да лидерларның берсе була ылр иде. Хөрмәт итәләр аны бездә. Сүз дә юк, көчле егет. Көчен Ринатны баллар буенча чиста җиңүе белән дә раслады. Гаҗәп, 100 кг.га кадәр авырлыкта көндез көрәшкән егетләр теләк белдермәгән булса кирәк. Әллә Айнурдан шүрләгәннәр, әллә нәрсә шунда, ләкин бу авырлык Ринатныкы түгел, анысы хак...

Рамил Айзатуллов иң авыр үлчәүдә Татарстан данын яклады. Молодец, Рамил, артык сүз түгел. Шулай итеп, Татарстан егетләре Башкортстан көндәшләрен 6:3 исәбе белән җиңүгә иреште. Матур очрашу булды бу!

Радик Сабиров

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading