16+

Татарстанда көрәшчеләр калмаган. Нишләргә? Башкортстаннан чакырырга...

Өлкәннәр арасындагы ярышларда ияләшкән идек, инде яшьләр арасына да керә башлады бит бу галәмәт.

Татарстанда көрәшчеләр калмаган. Нишләргә? Башкортстаннан чакырырга...

Өлкәннәр арасындагы ярышларда ияләшкән идек, инде яшьләр арасына да керә башлады бит бу галәмәт.

«Тулпар» спорткомплексында көрәш буенча яшьләр арасындагы командалар беренчелегендә гел шул турыда сөйләделәр. Кайбер командаларда чит төбәкләрдән килгән көрәшчеләр күп икән. Чыннан да, бәйгедә Төмәннән килүчеләрне дә, Оренбург, Башкортстан якларында үскән яшь егетләрне дә күрдек. Кем ничек булдыра ала инде дияр идең дә… Үзебез өчен обидны, егетләр. Үзебездә яшьләр бөтенләй юкмыни соң? Данлыклы Теләче командасы да әнә тулы состав туплый алмаган әнә. Кайбер районнар 7, 6, хәтта биш көрәшче белән генә килгән. Бу районнарның барысында да балалар һәм яшьләр арасында көрәш бәйгеләре дә оештырылып килә, матур итеп уздыралар, зурлап үткәрдек дип хисап та бирелә. Ә республика беренчелегенә килергә нигәдер көрәшче табылмый. Булдырганнары, мөмкинлеләре булганнары читтән чакыра көрәшчеләрне. Аларда да бар инде ул көрәшчеләр, ләкин ярышларның бәһасе югары: рейтинг чыгарырга бер ярыш калды, ничектер түбән тәгәрәмәскә, позицияләрне саклап каласы килә. Ә үз көрәшчеләре белән генә булмый моны эшләп, димәк. Республика хисабыннан спорт заллары ачыла, тренерлар эшкә урнаштырыла, балалар туплана, секцияләр ачыла, ләкин рәсми бәйгеләргә көрәшчеләрне читтән чакырабыз. Бу очракта беркемне дә гаепләмим. Мактамыйм да. Эшләр болай барса, тиздән 12-13 яшьлек малайлар арасындагы республика беренчелекләрендә дә башка төбәк егетләрен күрә башламабызмы? Кайчан тукталды соң ул туу, һич булмаса, яшәү, уку урыны буенча язылмаган көрәшчеләрдән командалар туплау?

Шаклар да каттым. Шул ук Башкортстанда, Оренбург, Төмәнннәрдә димәк тренерлар бик әйбәт эшлиләр, менә дигән егетләр тәрбиялиләр! Россиянең көрәш федерациясенә афәрин диясе генә кала бу очракта. Кайчандыр Татарстан эчендәге ярышларда шул ук Башкортстан, Марий Эл, Оренбург кебек төбәкләр аерым команда булып чыгыш ясый иде. Хәзер инде көрәшчеләрен безгә җибәрәләр, рәхмәт төшкерләре. «За державу обидно» диләрме әле? Алай гына түгел, үзебезнең районнар өчен, аларда эшләүче тренерлар өчен үкенечле.

Чаллы Казанны яулады

Ярыш әйбәт узды үзе, сүз дә юк. Эмоцияләр булды, кычкырышлар күзәтелде, ләкин акыру-бакыру, хөкемдарларны гына гаепләү, күзгә бәрелеп торган гаделсезлекләр булмады. Айрат Миннегалиев җитәкчелегендәге судьялар корпусы да матур гына эшләп чыкты. Командаларга саллы гына бүләкләр дә булдырылган (бу очракта дүртенче урынны алган командага нигә бүләк каралмады икән дип уйлап куярга мөмкин. Хәер, ул чакта 3-4нче урыннар өчен көрәшне оештырырга да кирәк булмас иде. Спорт шуның белән кызыклы да бит: кемдер җиңә, кемдер җиңелә).

Командалар арасындагы ярышта беренче урынны Чаллы командасы яулады. Икенче урында – Әлмәт, өченчедә – Зилант. Сүз дә юк, чаллыларның җиңүенә беркемнең дә сүзе юк. Шартлары бар, үз көрәшчеләрен туплый алырлык тренерлары бар, көрәшчеләрне, тренерларны көрәш белән кызыксындыра алырлык мөмкинлекләр тудырылган. Яшьләр арасындагы соңгы аралардагы бәйгеләрдә шундый тендецияне дә күзәтәм: Чаллы командасы балалар, яшьләр арасындагы ярышларга да өлкән, олпат, бар көрәш дөньясы белгән данлыклы батырлары белән килә. «Туплар»да узган ярышларга да әнә Рәкыйп Фәйзуллин, Азат Габдрәшитов, Рамил Хисмәтуллин, Искәндәр Мортазин, Ленар Садыйков, Айдар Нәҗмиевларны, хәтта легендар Айрат Гилаевны да алып килгәннәр! Бу, бер караганда, команданың бергәлеге, бердәмлеге турында сөйли. Икенчедән, мондый көрәшчеләр янында яшьләр дә башкачарак, җаваплырак көрәшәдер ул. Өченчедән, тәҗрибәле көрәшчегә танылган батырдан бер киңәше дә алтын бәясенә торырлыктыр. Тренерлары Шамил Локманов, Илгиз Шәмсевәлиевларга да афәрин! (Түләүле материал түгел бу, әллә ни уйламагыз, яме:), просто сокланып язуым).

Ярышларны ачу тантанасында «Тулпар»ның хуҗасы КГАУ ректоры вазифаларын башкаручы Илшат Нуриев үзе җитәкләгән уку йортында да тиздән көрәшчеләр үсеп чыгар дип өметләнә. Арча районында эшләү буенча таныш Илшат Идиатов хәзер биредә көрәш өчен җавап бирә. Дөрес, бу ярышларда әле КГАУ командасын күрмәдек, бәлки бу яшьтәге (17-18) егетләр арасыннан көрәшчеләр юктыр да. Татарстан чемпионатларында күрербез дигән өметтә калабыз.

…Бу ярыш күптән очрашмаган көрәш сөючеләр өчен дә сагындырылган булган икән. Көзге сезонның беренче рәсми ярышы бит ни әйтсәң дә. Хәзер бераз ешрак күрешә башларбыз инде шәт. Татарстан чемпионатларында, Россия Кубокларында, Муса Җәлил турнирларында, башкаларында. Көрәш белән бергә яшик, үз көрәшчеләребезне тәрбиялик һәм рәсми ярышларыбызда да күбрәк Татарстан егетләре белән чыгыш ясыйк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading