16+

Универсиада уты Казанга юл тота

Казанда 6-17 июль көннәрендә узачак Универсиада Уты Россия шәһәрләре буйлап сәфәрен дәвам итә.

Универсиада уты Казанга юл тота

Казанда 6-17 июль көннәрендә узачак Универсиада Уты Россия шәһәрләре буйлап сәфәрен дәвам итә.

Владивостоктан эстафетаны Хабаровск кабул итеп алды. Утны шәһәргә 1 нче «Россия» поездында Ерак Көнчыгыш федераль университеты студентлары Михаил Слепенчук, Дмитрий Силивончик, Владимир Жемер һәм Эдурад Токарь китерде. Шәһәр башкарма комитетында узган киңәшмәдә мэр Илсур Метшин: «Казанда булачак Универсиада Уты эстафетасы Россия шәһәрләрендә гаҗәеп зур тантана рәвешендә кабул ителә. Митингларда өлкә губернаторлары, министрлар, шәһәр башлыклары һәм, әлбәттә, меңнәрчә студентлар, шәһәрләр халкы катнаша. Универсиаданың шулай уртак сөенечкә әверелүе безне дә шатландыра. Россия шәһәрләрендәге Универсиада Уты эстафетасы митингларында Казан вәкилләре, һичшиксез, катнашырга, Казаннан сәлам һәм рәхмәт сүзләре ирештерергә тиеш», - диде.
Универсиада Утын тотып йөгерүчеләр Хабаровск шәһәренең тарихи урыннарыннан узганнар. Эстафетада ут тотып йөгерү хокукы шәһәрнең иң абруйлы кешеләренә бирелгән. Хабаровск шәһәрендәге Ерак Көнчыгыш дәүләт физик культура академиясе, Универсиада Утын кабул итеп алучы буларак, Универсиада Уты «йорты» дип тә аталып йөртеләчәк. Шеньжень Универсиадасы чемпионы Екатерина Конева: «Казанда булачак Бөтендөнья җәйге Универсиадасы Утын тотып эстафетада йөгерүем төне буе төшемә керде», - дигән «Россия-24» телеканалына биргән әңгәмәсендә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading