16+

Валидоллы баскетбол

Валидолга өйрәнеп бетәбез бугай инде. Йә «Ак Барс» үз бозында ЦСКАны «кыйнап» җибәргәннән соң Новосибирскида җиңелеп кайта, йә УНИКС аздан гына кунакларны очко белән бүләкләмичә кала.

Валидоллы баскетбол

Валидолга өйрәнеп бетәбез бугай инде. Йә «Ак Барс» үз бозында ЦСКАны «кыйнап» җибәргәннән соң Новосибирскида җиңелеп кайта, йә УНИКС аздан гына кунакларны очко белән бүләкләмичә кала.

Казанның УНИКС баскетбол командасы үз мәйданында Вильнюсның «Летувос Ритас»ын кабул итте. Исәп безнекеләр файдасына 74:68 булса да, уен барышында 26 очкога җиңеп барып, якташларыбыз чак кына җиңүне кулдан ычкындырмады.
Турнир таблицасыннан күренгәнчә, литвалылар Казанга бары тик җиңү артыннан гына килде. Шуңа да беренче секундларда ук Балтыйк буе баскетболчылары уенны үз кулларына алырга тырышты. Ләкин һәрнәрсәнең үз вакыты булган кебек, вакытыннан алда ашыгу, кабалану алар өчен файдага булмады - казанлыларга караганда кунаклар биш тапкыр күбрәк кагыйдә бозды.
Уенның беренче өлешендә казанлылар исәпне 44:23 ясады, инде берәү дә аларның җиңәсенә шикләнми иде бу вакытта. Җитмәсә, җанатарлар арасында шундый сынамыш та бар - Самойленко «өчлек»не (өч очколы туп) кертсә, УНИКС һичшиксез җиңә! Ә бу уенда әлеге уенчы нәкъ шуңа ирешкән дә иде.
Икенче өлештә УНИКС исәпне арттыра барды һәм баскетбол сөючеләрне икенче сорау борчый башлады - очколар аермасы утызга хәтле җитәрме? Тик «Летувос Ритас» кына моның белән килешмәде, ул әле көрәшүен дәвам итеп, исәпне киметә барды. Казанлылар соңыннан эре исәп белән җиңәргә түгел, ә тизрәк вакыт бетүен теләде булса кирәк. Кунаклар кызып кына җиткәннәр иде, ярый әле уен тәмамланып өлгерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading