16+

Вольфганг Пихлер: «Зур акчалар алгач, спортчыга организмын җәфалап тренировкаларга йөрүнең нигә кирәге бар?»

Шушы көннәрдә генә үзәк интернет басмаларының берсендә немец белгече, биатлон буенча Россия хатын-кызлар җыелма командасы тренеры Вольфганг Пихлер белән кызыклы гына әң­гәмә дөнья күргән иде. Ил тренерлары, биатлон җәмәгатьчелеге арасында әлеге шәхескә карата каршылыклы фикерләр хөкем сөрә. Бик үк уңышлы булмаган узган сезоннан соң спорт җитәкчелеге һәм биатлон федерациясе Пихлерны...

Вольфганг Пихлер: «Зур акчалар алгач, спортчыга организмын җәфалап тренировкаларга йөрүнең нигә кирәге бар?»

Шушы көннәрдә генә үзәк интернет басмаларының берсендә немец белгече, биатлон буенча Россия хатын-кызлар җыелма командасы тренеры Вольфганг Пихлер белән кызыклы гына әң­гәмә дөнья күргән иде. Ил тренерлары, биатлон җәмәгатьчелеге арасында әлеге шәхескә карата каршылыклы фикерләр хөкем сөрә. Бик үк уңышлы булмаган узган сезоннан соң спорт җитәкчелеге һәм биатлон федерациясе Пихлерны...

- Россиядә Көнбатыш матбугаты яктыртканга караганда күпкә яхшырак. Европалылар бит россиялеләрне әлегә кадәр вәхшиләр, роботка охшашлы коммунистлар дип саный. Ә Россия көчле, заманча һәм демократик держава. Акча, мәдәният, традицияләр, спорт - сездә боларның барысы да бар. Ләкин пиарга өйрәнми торып, сез «аю» булып калачаксыз.
- Сезне безнең тренерлар ни өчен тәнкыйтьли­ләр дип уйлыйсыз?
- Эш протестта дип беләм, алар урынына ниндидер немецны билгеләп куйганнар бит. Ләкин Россия остазлары командада бер-берләре белән дә килешеп эшли алмый. Һәркайсы көч­ле спортчыларны үз ягына аудару, акча, кояш астындагы җылы урын өчен кө­рәшә.
- Кемнең сүзләре күңелегезгә аеруча тиде?
- Саша Тихонов (Олимпия чемпионы) минем якын дустым иде. Хәтта 1972 елда мин аңа әҗәткә ике мең марка да биреп тордым әле. Аз сумма түгел иде ул. Акчаны вакытында кайтарды, сү­зендә торды. Тик менә шәхси мөнәсәбәтләр генә... Хәер, Саша һәрвакыт бераз сәеррәк булды.
- Россиянең биатлончы кызлары Сез уздыра торган гаять авыр күнек­мә­ләргә әзер түгел иде дип уй­лыйсызмы?
- Нәкъ менә шулай дип уйлыйм! Алар максимумның кайда икәнен, тагын да яхшырак эшли алырга сәләтле икәнлекләрен белмәгәннәр. Узган ике елда мин командада психологик киртәләрне бетерү белән шөгыльләндем, резервлар эзләдем. Яңа сезоннан нәтиҗәләрнең яхшырасына шигем юк.
- Биатлончы Ольга Вилухина Сезнең, яхшы остаз булудан тыш, яхшы оештыручы булуыгызны да искәртеп үткән иде.
- Командада иң яхшы оештыручылар дип мин Ростовцев белән Майгуровны саныйм. Яшь, төрле яктан үскән, чит телләрне белгән шундый белгечләрне җыелма командага чакырган Михаил Прохоров алдында баш иям.
- Сез, немец кешесе буларак, Германиянең кайсы футбол командасы өчен җан атасыз?
- «Мюнхен» өчен. Ә Россиядә «Зенит»ны үз итәм. Мин сездә бер әйберне генә аңлый алмыйм: Абрамовичка ни өчен «Челси»ны сатып алу кирәк булды икән? Ник ул, мәсәлән, Мәскәүнең берәр футбол клубын сатып алып, аны дөньядагы иң бөек клуб ясарга омтылмаган? Россия бит зур мөмкинлекләр иле. Мәскәүгә читтән килгән теләсә кайсы «йолдыз»га да күңелсез булмас иде. Акчаңны телисең икән, «Феррари» сатып алуга тотасың, телисең икән, уннарча миллион долларга йортлар сатып алырга була, телисең икән, кара уылдык ашыйсың...
- Сез үзегез акча яратасызмы?
- Акча мөһим анысы, тик мин үзем, беренче чиратта, ирекне яратам. Гомумән алганда, Россиядә акчаны зур проблемага тиңләр идем. Сез уртача нәтиҗәләр күр­сәткән, нәрсәгәдер чынлап торып ирешмәгән спортчыларга да зур акчалар түләргә әзер. Шуңа күрә аларның бәхет өчен кирәкле бар әйбере дә: машиналары да, фатирлары да, төрле бүләкләре дә бар. Шулай булгач, организмыңны җәфалап тренировкаларга йөрүнең нигә кирәге бар?

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading