16+

Яңа спорт сараенда беренче ярыш

24 апрель көнне Казанда Синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты башланып китте. Ярышлар Универсиада объектларының берсе - Су төрләре өчен спорт сараенда үтә. Яңа гына төзелеп беткән спорт сарае өчен бу ярыш беренчесе.

Ярышларны тантаналы рәвештә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Татьяна Покровская ачып җибәрде. Ил чемпионатында Россиянең 15 төбәгеннән 24 команда составында 240 спортчы көч сынаша. Алар арасында өч тапкыр олимпия, унбер тапкыр дөнья, биш тапкыр Европа чемпионы булган Светлана Ромашина һәм өч мәртәбә дөнья чемпионы дәрәҗәсенә күтәрелгән Светлана Колесниченко да бар.
Су төрләре өчен спорт сараенда үткән бу ярышта җиңүчеләргә 7 комплект медаль әзерләнгән. Россия чемпионаты 26 апрель көнне тәмамланачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading