Яңа ел каникулларында спорт сөючеләрне нинди кызыклы ярышлар көтә?
Төп игътибар, елдагыча хоккей буенча яшьләрнең Дөнья чемпионаты. 25 декабрьдә старт алган чемпионат 5 гыйнварга кадәр дәвам итә. Быел ул Канадада уза. Россия җыелмасы составында “Ак Барс” клубыннан 3 хоккейчы – капкачы Артур Әхтәмов, сакчы Артемий Князев һәм һөҗүмче Илья Сафонов та бар.
Бүген – 2 гыйнварда Россия хоккейчылары чирекфиналда Германия командасы белән очраша. Матч 20.00 сәгатьтә башлана.
6 һәм 8 гыйнварда Казанда “Ак Барс”ның уеннарын карарга мөмкин булачак. Көндәшләр – Мәскәү “Динамо”сы һәм “Трактор”.
“Дакар” ярышларын да карарга онытмагыз. Тарихтагы 43нче узышлар Согуд Гарәбстанында 3-15 гыйнварда үткәрелә. 1988 елда оешкан һәм “Дакар”да 17 тапкыр җиңү яула “КАМАЗ-мастер” командасынннан бу юлы 4 экипаж яклый. Алар: гамәлдәге чемпион – Андрей Каргинов, Антон Шибалов, Айрат Мәрдиев һәм Дмитрий Сотников экипажлары.
1-10 гыйнварда “Тур де Ски” күпкөнлек чаңгы ярышлары уза. Узган елгы ярышларда Татарстаннан Андрей Ларьков белән Анна Нечаевская да катнашкан, ә Россия чаңгычысы Александр Большунов җиңү яулаган иде. Быел Татарстаннан ике чаңгычы катнаша – Анна Нечаевская белән Христина Мацокина.
Ә менә Яңа ел ялларын биатлонсыз уздырырга туры киләчәк: Дөнья кубогы ярышларының 5нче этабы 8 гыйнварда гына башлана.
Фото: fhr.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар