Арада аның сүзләрен чынга алмаучылар да, спортчының кимендә тагын бер тапкыр сугышачагына өмет итүчеләр дә юк түгел. “29 – тулыр-тулмас сан”, – ди андыйлар Хәбибнең карьерасындагы җиңүләр санына ишарә белән. Әйе, бу Хәбиб Нурмагомедовның 29нчы тапкыр көч сынашуы иде һәм аның бер мәртәбә дә җиңелгәне булмады. Әмма кемнеңдер кәефен түгәрәклим дип кенә егет кеше сүзенә, әнисенә биргән вәгъдәсенә хыянәт итмәстер ул.
div>
Әлеге җиңү Хәбибкә кимендә 6 млн доллар акча китерәчәге хакында алдан ук билгеле булды. Соңрак әлеге сумманың төрле бонуслар хисабына 10 миллионга җитүе дә әйтелде. Тагын да акыллырак башлар Хәбибнең октагондагы һәр минуты 63 миллион сум акча китерүен дә исәпләп чыгарган. Әмма менә шул октагонга кадәрге минутларда күпме көч сарыф ителүен Хәбиб үзе генә беләдер.
Катнаш сугыш төрләре – Россия футболы түгел ул, акча тик торганда таммый, дигән ди бу урында татарның бер билгеле-билгесез көрәшчесе. Ә көрәшчеләр белми әйтмәс. Әнә, Хәбибне җиңүе белән ил башлыгы Владимир Путин да шалтыратып котлаган, ди бит. Ә Путин үзе дә көрәшкән кеше ул. Японча булса да.
Комментарийлар
0
0
Башка уегыз юк димэк
0
0