Ниһаять, Россиянең синхрон йөзү буенча күрсәткән триумфыннан соң, башка төрләрдә озак көтеп алган алтын медаль дә безнең кесәгә кереп утырды. Бу медальне хатын-кызлар арасында 100 метрлы дистанцияне брасс йөзеп, Юлия Ефимова китерде.
Скопировать ссылку
Ниһаять, Россиянең синхрон йөзү буенча күрсәткән триумфыннан соң, башка төрләрдә озак көтеп алган алтын медаль дә безнең кесәгә кереп утырды. Бу медальне хатын-кызлар арасында 100 метрлы дистанцияне брасс йөзеп, Юлия Ефимова китерде.
Юлиянең җиңүе спортчының үзен дә, ФИНА оештыручыларын да гаҗәпкә калдырды, ахрысы. Чөнки ярыш бетүгә, кызны журналистларга якын да китермичә, «допинг»ка тикшерү бүлмәсенә алып кереп киттеләр. Пресс-конференция вакытында да җиңүчегә өч сораудан артык бирергә ярамады. Каләм ияләре, Юлия белән иркенләп сөйләшмичә китмибез дигәч кенә, аның белән аралашырга рөхсәт иттеләр.
- Нәтиҗәләрне игълан иткәч тә, бөтенебез вакытка күз салдык. Тизрәк йөзеп килгән кебек идек, киресенчә булып чыкты. Шуңа бераз кәеф кырылды. Мин дөнья рекорды куярга тиеш идем. Димәк, әлегә вакыты җитмәгән, - диде Юлия.
Спорт тарихында 100 метр аралыкта Россия әле бер тапкыр гына җиңгән булган. Ил өчен беренче алтын медальне 1978 елда Юлия Богданова китергән. Ә хәзер тагын бер Юлиягә бәхет елмайды.
- Мин шундый арыдым, әлегә җиңү турында уйламыйм. Финишка җитәр алдыннан кулларым тотмый башлады. Хәзер бар уйлаганым - 200 метрлы дистанциядә булачак ярыш. Анда инде үзем планлаштырган бөтен әйберне дә эшләячәкмен, - дип белдерде спортчы.
Юлиянең җиңүен зал шартларлык булып алкышлап каршы алды. Бу хакта кыз үзе дә шатланып сөйләде.
- Җанатарлар шулкадәр минем өчен борчылып, көч биреп торды. Болай җылы каршы алуларына үзем дә гаҗәпләндем. Йөзгәндә, тамашачы игътибары тагын да каты сизелә. Ә Россия гимнын бөтен зал кушылып җырлагач, күңелдә горурлык хисе уянды, - дип белдерде ул.
Комментарийлар