— Димәк, ВИЧ йоктырган өчен төрмәгә утыртып куярга да мөмкиннәр?
—Моның өчен сигез елга кадәр җәза бирү каралган. Иң кырыс җәза ике һәм аннан да күбрәк кеше яки бер балигъ булмаган балага ВИЧ йоктырган өчен бирелә. Шул ук вакытта җенси контакт вакытында ВИЧ-инфекцияле кеше үзенең статусы турында белгән булуын исбатларга кирәк. Махсус рәвештә чир йоктырган өчен ВИЧ-инфекцияле кешене судка биргән кеше, үз ягыннан, җенси контактка кадәр сәламәт булуын исбатларга тиеш. Ә моның өчен даими рәвештә ВИЧка тест үтәргә кирәк. ВИЧ-инфекциялеләр теләсә нинди җенси контакт алдыннан үзенең статусы турында хәбәр итәргә тиеш. Хәер, ВИЧ-инфекциясе медицина процедурасы вакытында да йогарга мөмкин, биредә «табиб хатасы» дигән төшенчә килеп туа. Әгәр дә бу дәлилләнсә, әлеге җинаять мәҗбүри эшләр яки билгеле бер вазифаларны биләү яки билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителү, яки елга чаклы төрмә срогы белән җәзалана.
— Әгәр партнерларның берсе икенчесеннән уңай статусын яшерсә һәм туйдан соң гына бу хакта сөйләсә?
—Бу очракта моның белән килешмәгән гражданин никахны гамәлдән чыгару турындагы таләп белән судка мөрәҗәгать итә ала.
—ВИЧ-уңайлы кешегә прививка ясатырга ярыймы?
— Әйе, әлбәттә. Балаларга вакцинация СПИДка каршы көрәш үзәкләренең табиб-педиатрлары күзәтүе астында гамәлгә ашырыла. ВИЧ-инфекцияле балалар буенча прививка календарен мөмкин кадәр күбрәк саклап калу тәкъдим ителә һәм БЦЖ вакцинасы төшереп калдырыла. Калган прививкалар тулы күләмдә башкарыла, әмма кан күрсәткечләренә карап. Өлкән яшьтәге ВИЧ-инфекция авыруларга шулай ук прививкалар календаре нигезендә, эпидемиологик күрсәткечләр буенча уздырыла.
— ВИЧ-уңай кешеләргә балаларны уллыкка алырга ярыймы?
— Моңарчы бу бик катлаулы мәсьәлә булып кала бирде. Уллыкка алуга тоткарлык ясый торган авырулар исемлегендә элек "ныклы ремиссия белән бәйле рәвештә диспансер күзәтүен туктатканчы йогышлы авырулар" пункты бар иде. ВИЧ-инфекциялеләр гомерлеккә диспансер күзәтүендә кала, шуңа күрә мондый кешеләр балаларны беркайчан да уллыкка ала алмый булып чыга. Әмма 2018 елның 20 июнендә РФ Конституция суды бу пунктны РФ Конституциясенә туры килми дип таныды.
« Ялгыш яшәгәнебез өчен, кылган гөнаһларыбыз өчен Аллаһтан җәза бирелә...»
Казанның “Туган авылым” комплексы мәчетенең имам хатибы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин:
– Аллаһ Тәгалә "Рум" сүрәсенең 41нче аятендә безне шулай дип кисәтә:
«Кешеләрнең кылган фәхеш, хәрам эшләре сәбәпле, җир өсте вә диңгезләр өсте бозылды. Аллаһтан җәза йөзеннән каты ачлык, йогышлы каты чирләр заһир булды. Кылган бозык эшләренең бәгъзе гөнаһларына дөньяда ук ґәзабны татытмаклыгыбыз өчен, шаять бозыклыктан яхшылыкка кайтырлар, иман китереп һәм тәүбә итеп, төзәлеп мөселман булырлар». Димәк, ялгыш яшәгәнебез, кылган гөнаһларыбыз, хәрам тормыш өчен әлеге чирләр барысы да Аллаһтан җәза һәм сынау буларак бирелә...
Фото: https://pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Лилия Гайнуллина
Комментарийлар