16+

Бронхит һәм пневмония: аермасы нәрсәдә?

Елның салкын вакытына аяк бастык. Кояш көн саен диярлек караса да, һава температурасы шактый түбән.

Бронхит һәм пневмония: аермасы нәрсәдә?

Елның салкын вакытына аяк бастык. Кояш көн саен диярлек караса да, һава температурасы шактый түбән.

Без шул кояш нурларына еш кына алданып, җиңелчә киенеп йөрибез. Нәтиҗәдә, арабызда авыручылар саны күзгә күренеп арта. 
Салкын тигәндә күп вакыт без табибларга мөрәҗәгать итмичә генә, мөстәкыйль дәваланабыз. Әмма аның ахыры хәерле булмаска мөмкин, дип кисәтә табиблар. 

Нәрсә ул бронхит?
Салкын тигәндә коры ютәл җафаларга, борын тыгылырга, тамак авыртырга мөмкин. Әгәр дә инде ютәл боларның барысыннан да өстен чыга икән, сездә кискен бронхит булуы ихтимал. Гадәттә, андый ютәлдән соң какрык та чыга. Какрык үтәкүренмәле булмаска мөмкин. Әмма аның төсенә карап кына авыру бактерия яисә вирус аркасында килеп чыкканмы икәнен ачыклап булмый. Шуңа да кан анализы бирү сорала. Күп очракта, кискен бронхит вирус аркасында килеп чыга. Бу очракта анбибиотиклар ярдәм итмәячәк. Дөрес дәвалаган очракта, ютәл 18 көн эчендә бетәргә тиеш, ди табиблар. 

Нәрсә ул үпкә ялкынсынуы?
Үпкә ялкынсынуы (пневмония - рус) булган очракта, ютәлләгәндә шулай ук какрык чыга. Моннан тыш, кешенең тән температурасы югары була, кеше хәлсезлек тоя, тыны кысыла, күкрәгендә авыртулар барлыкка килә. Бу куркыныч авыруны антибиотиклар ярдәмендә дәвалыйлар. 
Әгәр дә какрык канлы икән, тыныч кына ятканда да һава җитми башласа, авыру озакка китсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Фото: ru.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading