Температуралы, йөткергән, борыны тыгылган, тамагы авырткан чирлеләрне аерым ишектән кабул итәләр. Керсәм, 20 якын кеше. Кәгазь тутырырга икәнлекне аңладым. Шул арада ишектән бер табиб чыгып беренче тапкыр килүчеләрне чакырды. Табиб компьютер артында озаклап тутырып утырмады. Исем-фамилияне кертте, эш урынын ачыклады да, киләсе җомгага кадәр “больничный” язды. Дәвалау билгеләде. Барысы да “Госуслуга” сайтында күренәчәк икән. Тыңлады, сулыш юлының чиста түгеллеген җиткерде. Сатурация 98 – әйбәт. Венадан кан, борыннан анализ алдылар. Барысы да бушка. Акча сорасалар да, монда кадәр килгәч, түләргә дә риза идем. 15 минут үткәнче сырхауханә ишегеннән чыгып киттем. Кабат килергә язмасын.
Ә өйдә балалар торган. Берсе бәрәңге юды, икенчесе әрчеде. Кунак егетнең әниләре килгәнче мичкә бәлеш салдык. Температура 37дән югары тора. Даруханәдән бер көтү дарулар төяп чыктым. Алар барысы да гомум профилактика, борынга тамызу, тамак чайкаудан ары узмыйлар. Өйдә беркем калмады. Берәүләр – Сабага, икенчеләр Әтнәгә кайтып китте. Миннән йогып, чирли күрмәсеннәр, дип теләп калдым.
Дүртенче көн
Бүген иртәдән башлап ПЦР тестының нәтиҗәсен көтәм. Кабул итүче табиб төштән соң гына әзер була дигән иде. Кичке 4 соң гына ковидка уңай җавап килгән. Нәрсә-нәрсә, моны көтмәгән идем. Дәвалануны хәзер башкача үтәргә кирәклеген аңлап, таныш табибыма чыгып, яңа төр дарулар җыеп кайттым. КТ үтәргә язылып куйдым, гәрчә аны үтәргә акча әрәм итмәскә куштылар. Яңа төр дарулар белән дәвалануны дәвам итәм. Халык медицинасы чараларыннан да файдаланам. Суыткычтан карлыганнар да чыкты. Лимон, имбир, балны болгатып куйдым.
Бишенче көн
КТга барып кайттым. Табиб үпкәләрең чиста диде, шөкер. Дәвалану дәвам итә. Гел ятып кына тормыйм, бүлмәләрне җилләтәм, юеш чүпрәк белән сөрткәләп йөрим. Кайчан дүшәмбе җитәр инде дим, өйдә маскадан йөреп тә ардырды. Саклану чараларын кулланмыйча да ярамый. Иммумунолог Ирина Ярцева беренче чиратта прививкалар турында онытмаска кушса да, социаль дистанцияне үтәргә кирәк, битлекләрне кулланырга һәм янәшәдәгеләргә игътибар белән карарга куша. “Әгәр дә яныгызда борын тартып, йөткереп йөргән кеше булса, шунда ук медицина битлеген кияргә кушыгыз. Яисә кешегә читтән торып эшләргә тәкъдим итәргә кирәк”, – ди ул. Ул билгеләп үткәнчә, организмның саклану функцияләренә стресслы хәлләр дә зыян сала. Моннан тыш, иммунитетны ныгытырга кирәк, дип өстәде белгеч. “Күбрәк йоклагыз һәм дөрес тукланырга тырышыгыз, бу да иммунитетны ныгытачак”, – дип киңәш итте Ярцева.
Салкын тиеп авырулар, тамак шешеп температура белән яту элек тә булды. Бервакыт без мәктәптә укыганда, сеңлем белән бик нык чирләдек. Өйдә бер атна авырганнан соң, әни район хастаханәсенә илтергә булды. Сөт тракторы кабинасында 4 кеше утырып бардык. Безгә кызык, чырык-чырык көләбез. Шунда Марсель абый мәрхүм (урыны җәннәттә булсын): “Гөлфия апа, бу кызларның кайсы җирләре авырта соң? – дип сорады. Бик авыручы балаларга ошамасак та, бер атна эчендә бик нык дәваладылар безне. Горчица, банка да куйдылар, укол да салдылар. Беренче банка салган көнне икәүләшеп көлүдән, банкаларыбыз тәгәрәп-тәгәрәп төште.
Бер атна эчендә терелеп тә бетмәгән килеш, әниләр менгәнне дә көтмичә больница тапочкаларыннан март аенда хастаханәгә килгән авылдашыбыз машинасына утырып, өйгә кайтып киттек. Кайтуыбыз сәбәбе – «Яшь журналистлар лига»сына чакырулы идем, ә минем анда бик тә барасым килгән иде. Ул чакта телефон юк, безнең кичке 6да өйгә килеп кергәнне күреп әнинең күзләре шакмак булды. 1994 ел иде бу. Икенче тапкыр Казанга укырга килгән елны август аенда тамак шешеп авырдым. Температура 40тан төшмәде, шул килеш Казанга укырга чыгып киттем. Республика бәйрәменәннән терелеп кайткан идем. Тик хәзер бар да башкача, элеккечә бер сәбәпсез салкын тиеп авырып та ятып булмый. Чирләмәгез әле, сакланыгыз!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар