16+

Эбола вирусыннан шикләнеп, бер студентны күзәтү астында тоталар

Татарстанда Африка илләреннән килгән студентларны җентекләп Эбола вирусына тикшерәләр. Ә безнең югары уку йортларында Африкадан килгән 220ләп студент белем ала. Казанда исә ерак һәм якын чит илләрдән барлыгы дүрт меңнән артыграк егет һәм кыз белем ала.

Эбола вирусыннан шикләнеп, бер студентны күзәтү астында тоталар

Татарстанда Африка илләреннән килгән студентларны җентекләп Эбола вирусына тикшерәләр. Ә безнең югары уку йортларында Африкадан килгән 220ләп студент белем ала. Казанда исә ерак һәм якын чит илләрдән барлыгы дүрт меңнән артыграк егет һәм кыз белем ала.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Африкадан килгән ун студент - бишесе Нигерия, бишесе Демократик Конго Республикасыннан - күзәтү астында булды. Роспотребнадзорның территорияне санитар саклау бүлеге башлыгы Луиза Борисова белдергәнчә, инкубация периоды узганчы вирус куркынычы булган студентлар күзәтү астында торган. Көн саен аларны табиблар караган, тән температурасын тикшергән.

- Алар карантинда түгел, бары тик күзәтү астында. Бүген тугыз студентны җибәрдек инде, берсе генә калды. Әйләнә-тирәдәгеләргә алар куркыныч тудырмый. Бу гади куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау гына, - дип белдерде Луиза Борисова.

Россиянең Мәгариф министрлыгы Африка илләреннән килгән студентлар өчен уку процессын беренче ноябрьгә кадәр кичектереп торырга киңәш итә. Ләкин студентларның расписаниесен бары тик уку йорты ректораты гына хәл итә. Мәсәлән, Африкадан килүче студентларның иң күп өлеше укый торган Казан дәүләт медицина университетында барлык студентлар да 1 сентябрьдән белем ала башлаган.

- Укуны 1 ноябрьгә кадәр кичектерсәк, болай да авыр фәннәрне алар кыска вакыт эчендә куып җитә алмаячаклар, - дип белдерделәр вузның чит ил студентлары белән эшли торган бүлегендә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәбәр иткәнчә, Көнбатыш Африканың биш илендә җиде меңнән артык кеше Эбола вирусын эләктергән, өч мең кеше үлгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading