Рамил Мөхәммәтдинов ялгыз яшәүче карт-карчыкларның госпитальдә дәваланырга бигрәк тә атлыгып торулары турында сөйләде. Әлбәттә, андыйларны аңларга да була. Тамагың тук, урын-җирең чиста, нинди дару кирәк - барысы да бар. Телисең икән, табиб белән сөйләшеп утырырга, дәвалану алымнары турында киңәшергә була. Яңа танышлар барлыкка килә. Тагын нәрсә кирәк ди!
1999 елның декабреннән башлап инвалидлар һәм Бөек Ватан сугышында катнашучылар өчен 115 койка булдырылган. Аларның 20се - неврология, 50се - терапия, 35е - хирургия, 5се - кардиология, 5есе офтальмология бүлекләре авырулары.
Госпиталь белән танышып йөргәндә, медицина фәннәре кандидаты Владимир Воронин җитәкләгән ашыгыч хирургия, югары категорияле табиб Мөнирә Хафизова җитәкчелегендәге кардиология бүлекләре турында күп кенә җылы сүзләр ишетергә туры килде. Планлы хирургия бүлеген стационар ачылганнан бирле Татарстанның атказанган табибы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Вячеслав Пырков җитәкли.
Госпиталь белән 1985 ел башыннан алып югары категорияле табиб Фәрит Закиров җитәкчелек итә. Әйтүләренә караганда, ул төп игътибарын дәвалауның яңа технологияләрен кертүгә юнәлтә. Шушы максатка ирешү өчен күп кенә җиһазлар алынган, эшкә сәләтле белгечләр чакырылган. Госпиталь стационары базасында табибларның белем күтәрү институтының функциональ диагностика кафедрасы, Казан дәүләт медицина университетының гомуми хирургия кафедрасы эшли. Табиблар һәм шәфкать туташлары даими рәвештә биш елга бер тапкыр квалификацияләрен күтәрәләр. Госпиталь хезмәткәрләренең алтысы - медицина фәннәре кандидаты.
Мин госпиталь эшчәнлеге белән танышып йөргән көннәрдә Мәскәүдән Ольга Николаенконың Бөтенроссия конкурсында җиңеп чыгуы турында куанычлы хәбәр килде. Аңа «Елның иң яхшы табибы» дигән мактаулы исем бирелгән. Бу җиңү белән Ольга Вадимовнаны хезмәткәрләре дә, анда дәвалана торган авырулар да чын күңелдән тәбрик иттеләр.
Терапевт Ольга Николаенко биредә 1999 елдан бирле эшли икән, ә гомуми стажы - 28 ел. Бу вакыт эчендә ул үзен эшенә бик җаваплы килүче белгеч буларак таныткан. Ольга Вадимовна халык өчен артериаль гипертензия буенча дәресләр үткәрә икән. Югары класслы белгечнең яшь хезмәткәрләргә дә бик теләп булышуын, катлаулы авыруларны дәвалау буенча киңәшләрен бирүен дә әйттеләр.
Һәр кеше сәламәт тормыш рәвеше алып барырга, иртән гимнастика ясарга, актив рәвештә спорт белән шөгыльләнергә тиеш, - ди табиб. Ул җитәкчелек иткән госпиталь чаңгычылар командасы кышкы спартакиадада берничә тапкыр призларга ия булган.
2013 елда Казанда үткәрелгән XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы әзерләү һәм үткәрү чорында медицина хезмәте күрсәтүгә керткән өлеше Россия Федерациясе Президенты грамотасы, истәлек медале белән бәяләнгән. 2014 елда Сочида XXII Кышкы Олимпия һәм XI Паралимпия уеннарын үткәрүгә керткән өлеше өчен Краснодар крае Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.
Госпиталь стационарында 75 палата. Гадәттә, сугыш ветераннары һәм инвалидлар аның яртысын тутыра. Икенче яртысында шәһәр халкы дәвалана.
Тормышта барысы да, билгеле инде, ал да гөл булып бетми. Госпиталь эшендә дә кимчелекләр бардыр, билгеле. Авыруларның, гадәттә, нәрсәдән зарланулары белән кызыксынам.
- Зарланучылар әллә ни күп очрамый. Кайберләр үзләрен 1-2 кешелек палатага урнаштыруны сорый. Теләкләрен мөмкин кадәр канәгатьләндерергә тырышабыз, - ди Рамил Мөхәммәтдинов. - Авыруга бервакытта да үпкәләп булмый, шуның өчен авыру бит инде ул. Шулай да, гадәттә, дәвалану срогы төгәлләнгәндә, алардан рәхмәт сүзләре ишетәбез. Иң мөһиме - кешеләр бездән тынычланып, шат күңел белән китсен.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.


Комментарийлар