16+

Казанда Республика клиник инфекция хастаханәсенең яңа корпусы сафка басты

Ни бары 100 көн! Казанда Республика клиник инфекция хастаханәсенең яңа корпусын сафка бастыру өчен өч ай вакыт таләп ителде.

Казанда Республика клиник инфекция хастаханәсенең яңа корпусы сафка басты

Ни бары 100 көн! Казанда Республика клиник инфекция хастаханәсенең яңа корпусын сафка бастыру өчен өч ай вакыт таләп ителде.

Яңа корпусның мәйданы 15 мең квадрат метрдан артык һәм ул 232 урынга исәпләнгән. Бу бинаның үз лаборатория корпусы да бар.
Хастаханә заманча югары технологияле медицина җиһазлары: ИВЛ аппараты, компьютер томографы, рентгенологик, эндоскопик һәм УЗИ-җиһазлары белән тәэмин ителгән. Объектның бәясе – 1,8 миллиард сум.
Киләчәктә бу бинада яңа коронавирус инфекциясе йоктырганнар гына түгел, башка төрле йогышлы авырулардан зыян күргәннәр дә дәвалана алачак. Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусын ачу Татарстанда планлы медицина ярдәмен тулысынча яңартырга ярдәм итәчәк.
– Безгә планлы медицина ярдәменә тотынырга кирәк. Кызганычка, без үзебезнең клиникаларны пандемия бурычларына күчерергә мәҗбүр булдык. Бу медицина үзәген ачкач, медицина учреждениеләрен үзебезгә кирәк булган бурычларны башкаруга тулысынча күчерә алачакбыз, – дип белдерде хастаханә ачылышы тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Республика лидеры барлык медицина хезмәткәрләренә эшләре өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, Россиядә пандемиянең беренче һөҗүме нәкъ менә Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә туры килгән.
– Бирегә беренчеләрдән булып теплоходтан россиялеләрне китерделәр. Безнең медицина хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы, федераль Хөкүмәтнең, Сәламәтлек саклау министрлыгының җитди ярдәме белән бу проблеманы хәл иттек, әмма коронавирус беркая да китмәде, – диде ул.
“Өй туена” Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко да чакырулы иде.
– Россиядә кыска вакыт эчендә сафка бастырылган бу 22нче объект. Замана таләпләренә җавап бирә торган яңа медицина оешмалары формалаштыру төрле инфекция авырулары кабул итәргә мөмкинлек тудыра. Чөнки һәр палата диярлек ул – бокс, - диде министр һәм Татарстан хастаханәсе проектын башка төбәкләргә дә таратачакларын җиткерде.

Лилия Локманова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading