16+

Коронавирус безнең белән яшәячәк

Россия Сәламәтлек саклау министры электәге кебек тулы тормыш белән 2021 елның февраленнән генә яши алырбыз дип фаразлый.

Россия Сәламәтлек саклау министры электәге кебек тулы тормыш белән 2021 елның февраленнән генә яши алырбыз дип фаразлый.

Коронавирусның икенче дулкыны кайчан көтелә, бу вируска каршы вакцина уйлап табылганмы? Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков туры эфир вакытында укучыларны борчыган сорауларга җавап бирде.

– Быел Татарстанда үлем очраклары артты дип әйтергә буламы?

- Юк, алай димәс идем. Республикада үлем очраклары 2018, 2019 еллар белән чагыштырганда шул дәрәҗәдә саклана. Бүген коронавирустан 12 кеше вафат булды. Ә менә үпкә ялкынсынуы белән авыручылар артты. Элек пневмонияле кешеләр хәлләре бик нык авырайгач кына хастаханәгә мөрәҗәгать итәләр иде, хәзер авыру билгеләре булуга тикшеренәләр. Шуңа да пневмония очраклары күп теркәлә.

- Үзизоляция режимын кертүнең нәтиҗәсе булдымы?

- Әйе, пандемия шартларында Россиядә, Татарстанда да үзизоляция режимын кертеп дөрес эшләдек дип саныйм. Үзизоляция авыру белән бәйле вазгыятьне тулысынча чамаларга булышты. Төп максат – коронавируслы кешеләрне генә түгел, барлык пациентларның гомерен саклап калу. Пандемия шартларында эшләү тәҗрибәсен сынадык. Коронавируслы кешеләрнең күбесе йөрәк-кан тамырлары, онкология авыруларыннан үлә.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading