Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын ике кешенең вафат булуы ачыкланган. Вируслар тәгаенләнгән.
1975 елда туган ир-ат хастаханәгә пневмония диагнозы белән китерелә. Хроник авырулары кискенләшүе сәбәпле, хәле бик каты начарлана. 1955 елда туган ир-ат исә коронавирус инфекциясе белән хастаханәгә салына. Йөрәк-кан авырулары да була. Мәрхүмнәрнең үлү сәбәбе патологоанатом экспертизасы нәтиҗәсендә тәгаенләнгән.
Шулай итеп, Татарстанда яңа вирустан үлүчеләр саны 134кә җитте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар