Диспансерлаштыруның икенче этабы түбәндәгеләрдән тора:
- эхокардиография (тыныч халәттә сатурация 94 процент һәм аннан да түбәнәйсә, шулай ук 6 минут йөреп уздырылган тест нәтиҗәләре буенча);
- үпкәләрне компьютер томографиясенә төшерү (тыныч халәттә сатурация 94 процент һәм аннан да түбәнәйсә, шулай ук 6 минутлык йөрешле тест нәтиҗәләре буенча);
- аяктагы кан тамырларын дуплекс сканерлау (кандагы Д-димер күләмен билгеләгән нәтиҗәләр күрсәткече начар булса).
Әлеге тикшеренүләр беренче этаптагы анализларда үзгәрешләр булганда гына уздырыла.
Мәсәлән, пациент 6 минутлык йөрешле тестны авырлык белән узса, организмның кислород белән тәэмин ителеше тиешле дәрәҗәдә булмаса үпкәгә зыян салынган (фиброз) яки йөрәк авыруы (миокардит һ.б.) барлыкка килгән, дигән сүз. Вирус китереп чыгарган өстәмә авыруларны тәгаенләү өчен үпкәләрне компьютер томографиясенә төшерү һәм эхокардиоскопиядән торган җентекле тикшерү узарга кирәк.
Әгәр гражданин быел диспансерлаштыруны узган булса, тирәнтен диспансерлаштыруга бара аламы?
Тирәнтен диспансерлаштыру коронавирус инфекциясен кичергән һәркем өчен мәҗбүри. Гражданның тирәнтен диспансерлаштырудагы тикшерүнең өстәмә ысулларын үтәргә тулы хокукы бар.
Гражданнар тирәнтен диспансерлаштыру узу урыны һәм вакыты турында ничек белә ала?
Гамәлдәге кануннар буенча иминиятләштерелгән гражданнарны медицина ярдәме күрсәтелүгә, шулай ук профилактик чаралар узгандагы хокукларына кагылышлы мәгълумат белән тәэмин итү иминият оешмаларына йөкләнгән. Исегезгә төшерәбез, республика территориясендә 3 иминият оешмасы эшли: Җаваплылыгы чикләнгән «АК БАРС-Мед» иминият компаниясе» җәмгыяте, Җаваплылыгы чикләнгән «Спасение» медицина иминияте җәмгыяте» җәмгыяте, Җаваплылыгы чикләнгән «Чулпан-Мед» медицина иминияте оешмасы» җәмгыяте.
Ай саен сырхауханәләр тарафыннан коронавирус инфекциясе белән авырган һәм тирәнтен диспансерлаштыру узарга тиешле гражданнар исемлекләре төзелә. Әлеге исемлекләр нигезендә мәҗбүри медицина иминияте полисына ия гражданнарга почта, телефон, электрон почта аша смс-хәбәрләр җибәрелә, шалтыратып та чакыралар.
Ковид инфекциясен кичергән барлык гражданнарны да тирәнтен диспансерлаштыру узарга өндибез.
Әгәр бу хакта хәбәр килеп ирешмәсә яки сырхауханәдә диспансерлаштыру уздырудан баш тартсалар, шулай ук тикшерүләрнең барысын да билгеләмәүләре ачыкланса, полиста күрсәтелгән номер буенча кайнар линиягә яки ММИ территориаль фондына (контакт-үзәкнең телефон номеры 8 800 200 51 51) шалтыратырга кирәк. Медицина оешмасының җитәкчесенә яки аның урынбасарына язылу һәм бару мөмкинлеге каралган.
Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды әзерләде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар