– Күкрәк бизе яман шешен ачыклау ысуллары елллар узу белән үзгәрдеме? Бүген нинди яңа технологияләр кулланыла?
– Нигездә, физика бер үк төрле. Бу УЗИ һәм рентген, ягъни маммография. Тагын резонанс томография бар. Ниндидер яңа методикалар өстәлмәде. Булганнары камилләштерелә. Әйтик, маммографиядә ике сурәт кенә түгел, төрле дәрәҗәдә, төрле төгәллектәге сурәтләр төшерелә, шулай ук күкрәк бизе тукымасын контрастларга мөмкин. Бу тикшерүнең төгәллеген арттыра.
Татарстанда маммографик скрининг программасы эшли, ул диспансеризация буенча үткәрелә. Бу тикшерү төре яман шешнең үзен түгел, ә шеш «яшәү»нең билгеләрен күрсәтә. Әлеге программаның киң үсеш алуы, безгә иртә ачыкланган күкрәк бизе онкологиясе буенча лидерлар рәтендә булырга ярдәм итә. I-II стадиядәге яман шешләр барлык билгеләнгән очракларның 85 процентын алып тора. Бу Россия күләмендәге күрсәткечләрдән югарырак.
– Ә дәвалау ысуллары камилләшәме?
– Нәкъ менә дәвалауда алга китеш бик зур. Ел саен базарга күкрәк бизе яман шешен дәвалый торган күп санлы препаратлар чыга. Алар яман шеш дәвалауның төрле чылбырларына юнәлтелгән. Бу препаратлар пациентның гомер озынлыгын арттыруда бик яхшы эшли, пациентның тормыш дәрәҗәсен саклап калырга ярдәм итә, күкрәк яман шешеннән үлү очраклары да кими бара.
– Күкрәк бизе яман шешен дәвалау республикабызда никадәр үсеш алган? Квалификацияле кадрлар җитәрлекме?
– Күкрәк бизе яман шешен дәвалау ул үз эченә операция ясауны гына алмый. Бездә дәвалауның тулы бер йомык циклы булдырылган. Монда химиотерапия, эндокрин терапия, таргет терапиясе, нурланыш терапиясе дә керә. Без радиотерапевт, химиотерапевт, поликлиника табиблары белән бер чылбырда эшлибез. Шулай ук командада реабилитолог-табиблар да бар – алар операциядән соң пациентларның физик һәм психик тернәкләндерү белән шөгыльләнә. Без ил күләмендә генә түгел, дөньякүләм дәрәҗәдә дә югары нәтиҗәләр күрсәтәбез. Бездә хәтта зур үзәкләрнең һәркайсында да башкарылмаган катлаулы операцияләр ясала. Иң заманча җиһазларыбыз да, күкрәк бизе яман шешен уңышлы дәваларга мөмкинлек биргән препаратларыбыз да бар.
– Боларның барысы да кыйммәткә төшәдер?
– Кеше тормышыннан да кыйммәтлесе юк инде. Ул – бәһасез. Әйе, ил масштабларында бу кыйммәтледер. Әмма күкрәк яман шешеннән терелгән кешеләр китергән файда, аны дәвалауга тотылган чыгымнардан бермә-бер күбрәк.
– Хатын-кыз өчен күкрәк бизе яман шеше диагнозы сәламәтлеккә генә кагылып калмый, бу эстетик матурлык мәсьәләсе дә. Хатын-кыз өчен бу диагноз күкрәксез калу дигән сүзме?
– Юк, бу инде күптән алай түгел. Күкрәк бизе яман шешеннән котылуның бердәнбер ысулы күкрәкне тулысынча кисеп ташлау булган заманнар үткәндә калды. Хәзер без ничек тә күкрәкне саклап калырга тырышабыз. Билгеле, кайчак пациентның өстәмә чирләре була, аларга нурланыш терапиясе ярамаска мөмкин, операция кичектергесез таләп ителгән чаклар да бар – бу очракта кеше гомерен мастэктомия ярдәмендә генә саклап кала алабыз. Әмма күкрәкне саклап кала алмаганда да, күкрәкне реконструкцияләргә була. Бу да бушлай башкарыла. Татарстанда моңа квоталар бар һәм алар бар булган ихтыяҗны каплый.
– Дөрес сайланмаган бюстгальтер, аны йокламаганда салмау, дезодарантлар куллану, күкрәкне каты итеп кысу, бәрелүләр яман шеш барлыкка килү сәбәбе була аламы?
– Фәнни дәлилләнгән фактлар юк. Ә без дәлилләнгән медицина заманында яшибез. Шуңа күрә бу мифлар рәтенә карый. Микродулкынлы мич, кәрәзле телефон, дезодорантлар куллану, шул исәптән, дөрес булмаган эчке кием сайлау да яман шеш барлыкка килүгә сәбәп булып тормый.
– Ә күкрәкне «үстерү»ләр онкология китереп чыгарырга мөмкинме?
– Күкрәкне төрлечә зурайтып була. Үзеңдә булган май ярдәмендә үстереп була, бу липоскульптура дип атала. Бу процедура яман шеш тудырмый икәне дәлилләнгән. Ә менә силикон имплантлар белән проблема берничә ел элек туды. Силикон аркасында башка бер төр яман шеш барлыкка килергә мөмкин. Без моны анапластическая лимфома дип атыйбыз. Гади очракларда аннан котылу өчен бары тик имплантны алырга гына кирәк. Әмма бер төркем очракларда химиотерапия таләп ителүе дә бар. Мондый очраклар еш түгел. Шулай да хәзер силикон куйдырган хатын-кызларга ике елга бер тапкыр МРТ ясарга киңәш ителә.

Әңгәмәдәш – Гүзәл Насыйбуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар