16+

Мөмкинлекне ычкындырма: ясат син дә вакцина!

Татарстанга коронавируска каршы вакцинаның чираттагы 1000 дозасы кайтартылды, дип хәбәр итә Сәламәтлек саклау министрлыгы. 5 меңнән артык кешегә прививка инде ясалган. Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтүенчә, икенче тапкыр вакцина ясатканнан соң, кешедә коронавируска антитәнчекләр барлыкка килә.

Алар арасында 18нче Казан шәһәре хастаханәсенең теш дәвалау кабинетында эшләүче шәфкать туташы Лилия Галимова да бар.
– Коронавирус белән авырган танышларым арасында үлүчеләр дә булды. Шуңа да бик куркам. Без көн саен кеше белән элемтәдә, сак булырга кирәк. Коронавирустан саклануның иң ышанычлы юлы – вакцина. Мөмкинлек булганда мин дә ясатырга булдым. Укол ясар алдыннан антитәнчекләргә анализ тапшырдым. Авырганым булмаган. Терапевт кан басымнарын үлчәде. Җентекләп тикшерде. Шөкер, хәлем әйбәт, температура күтәрелмәде, – ди Лилия Галимова.

Вакцинага кадәр өч көн кала спиртлы эчемлекләр кулланмаска, мунча кермәскә кирәк, тән температурасы югары булмаска тиеш икән. «Спутник V» вакцинасының бер ампуласы биш кешегә исәпләнгән. Аны бер ачканнан соң ике сәгать эчендә кулланырга кирәк. Шуңа да вакцина ясатырга теләгән кеше алдан язылырга һәм вакытында килергә тиеш. Прививка ясый торган учреждениеләр исемлеген теркәлү урыны буенча сырхауханәгә шалтыратып белергә була. Беренче прививканы ясаганнан соң, икенчесен 21 көн узгач, кабат кадыйлар.

Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтүенчә, икенче тапкыр вакцина ясатканнан соң, кешедә коронавируска антитәнчекләр барлыкка килә. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading