16+

ОРВИ белән авыручылар арта, грипп та көттермәс

Татарстанда барлык халыкның 34 проценты грипка каршы прививка ясаткан.

ОРВИ белән авыручылар арта, грипп та көттермәс

Татарстанда барлык халыкның 34 проценты грипка каршы прививка ясаткан.

Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. 

— Татарстанда гриппка каршы вакцинация кампаниясе дәвам итә. Без 2 миллион 411 мең кешене - барлык халыкның 60 процентын вакцинацияләргә тиеш, - ди ул.
Республикага грипптан 1,5 миллионнан артык вакцина килгән. Соңгы партияне бу атнада алганнар. 

Любовь Авдонина сүзләренә караганда, Татарстанда барлык медицина хезмәткәрләре прививка ясаткан, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре арасында 86 проценты үз сәламәтлеген кайгырткан, кечкенә балалар һәм мәктәп укучыларының 70 проценты вакцинацияләнгән. Шул ук вакытта 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, студентлар һәм хроник авырулары булганнар арасында гриппка каршы саклануга тиешле игътибар булмавына борчу белдерде ул.

—  ОРВИ белән авыручыларның сезонлы артуы күзәтелә. Узган атнада 15 390 ОРВИ очрагы теркәлде. Грипп очраклары соңгы ике атнада теркәлмәгән. Узган елда ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны артуы 7 ноябрьдән башлап күзәтелгән иде, - дип искәртеп узды Любовь Авдонина.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading