Татарстанда 2 мең табиб җитми
Узган елда республиканың дәүләт медицина оешмаларына эшкә килгән белгечләр саны китүчеләрдән күбрәк булган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Узган елда республиканың дәүләт медицина оешмаларына эшкә килгән белгечләр саны китүчеләрдән күбрәк булган.
Әмма сәламәтлек саклау тармагындагы кадрлар кытлыгы проблемасын бер ел эчендә генә хәл итеп булмаячак, ди Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин. Узган ел ахырына республикада 2000ләп табибка ихтыяҗ исәпләнгән.
- Зур шәһәрләрдә, шул исәптән Казанда, кадрлар белән проблема юк диярлек. Беренчел звенода, кайбер поликлиникаларда гына тар белгечләр җитмәскә мөмкин. Тулаем алганда, шәһәрдәге стационарларда, дәваханәләрдә кадрлар белән тәэмин ителеш перифериядәгегә караганда күпкә яхшырак, - дип белдерде Марсель Миңнуллин.
Табибларны районнарга җәлеп итү буенча исә, бүген бер төркем механизмнар кулланыла. Нәтиҗәле алымнарның берсе дип, министр башкаланың алдынгы медицина оешмаларына эшкә урнашырга теләгән ординаторларны бер елга белгечләргә кытлык булган район хастаханәләренә юнәлтүне атады. Шушы вакыт эчендә исә яшь табибларның кайсы шушы җирлектә сөйгән ярын табып, өйләнергә яки кияүгә чыгып калырга мөмкин. Икенчеләре районда вәгъдә ителгән уңайлыкларга кызыгып, биредә төпләнү карарына килүе ихтимал.
Шулай ук республикага якындагы төбәкләрдән дә белгечләр җәлеп ителә. Татарстанда төпләнергә ниятләүчеләргә торак белән тәэмин итү дә, башка төрле уңайлыклар да вәгъдә итәләр. Бу яктан Татарстан иң кызыктыргыч төбәкләрнең берсе.
Гомумән алганда, бүген табибларны максатчан әзерләүгә зур басым ясыйлар. Министр сүзләренчә, узган елда ординатураны максатчан белем алучы 725 тар белгеч тәмамлаган. Шуларның 20 проценты чит төбәкләрдән килүчеләр булса да, 500ләбе – республика медицина оешмаларының яшь кадрлары. Дөрес бүленеш булган очракта, алга таба барлык поликлиника-хастаханәләр кирәкле белгечләр белән тәэмин ителер дигән өмет уяна.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Спорт
Көрәш буенча Дөнья Кубогы ияләре ачыкланды. Татарстан көрәшчеләре ничек көрәште?
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның бер районында янгында өлкән яшьтәге ике хатын-кыз янып үлгән
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча юлларда 1 млн кв метр асфальтның өске катламы җәелгән
-
#Спорт
“Көрәшче булмаган район юк ул!”, яки Федерация утырышында истә калганнар
-
#Язмалар
Һәйкәлгә менеп басу кайчан модага керде соң ул, җәмәгать?
Комментарийлар