16+

Татарстанга тагын 3 мең доза «Спутник V» вакцинасы кайтты

Хастаханәләр прививка ясатырга чакыра башлады.

Татарстанга тагын 3 мең доза «Спутник V» вакцинасы кайтты

Хастаханәләр прививка ясатырга чакыра башлады.

Узган ял көннәрендә Татарстанга тагын 3 мең доза "Спутник V" вакцина кайтты . Бу медикларга гына түгел, хәвеф төркеменә караган затларга да вакцинация ясый башларга мөмкинлек бирә, дип белдерде ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казанның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков.
«Без ял көннәрендә тагын өстәмә 3 мең доза алдык. Вакцинация узарга тиешле кешеләр санын арттырачакбыз. Күп кенә медицина учреждениеләре вакцинация үткәрү өчен төрле социаль төркем вәкилләрен җәлеп итү буенча актив эш алып бара инде ", - дип сөйләде Жаворонков.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары билгеләп үткәнчә, кайбер хастаханәләр социаль челтәрләрдәге үз битләрендә вакцинация үтәргә чакыра. Кайбер очракларда пациентларга табиб янында кабул итүдә булганнан соң поликлиникада вакцинация узарга тәкъдим ителә.
"Без һичшиксез халкыбызны вакцинация үтәргә җәлеп итү буенча киң күләмле кампания алып барачакбыз. Ләкин хәзер: "Әйдәгез, барчагыз да прививка ясатыгыз", дип әйтә башласак, вакцина күләме җитмәс дип куркам", - диде Жаворонков.

Фото архивтан.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading