16+

Татарстанның 7 районында ВИЧ-инфекция йоктыручылар икеләтә арткан

1 декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне.

Татарстанның 7 районында ВИЧ-инфекция йоктыручылар икеләтә арткан

1 декабрь – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне.

2023 елның 10 аенда Татарстанда 724 кешедә ВИЧ ачыкланган. Узган елның шул ук вакыты белән чагыштырганда, бу 4 процентка азрак, дип хәбәр итте Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең санитар саклау бүлеге башлыгы урынбасары Луиза Борисова.

Барлыгы хәзерге вакытта республикада, УФСИН системасындагыларны да кертеп, ВИЧ буенча диспансер исәптә 16 687 кеше тора. Республика халкы арасында 15 450 авыручы кеше исәпләнә. Бер генә районны да бу чир читләтеп узмаган.  

Татарстанның 16 районда авыручылар саны уртача республикакүләм күрсәткечләрдән артык. ВИЧ буенча вәзгыять кискенрәк булган районнар арасында Әгерҗе, Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Биектау, Зәй, Лениногорск, Алабуга, Кайбыч, Менделеевск, Яңа Чишмә, Сарман, Ютазы, Түбән Кама районнары һәм Чаллы шәһәре.  

Быел ВИЧ белән авыручылар саны 2 тапкырга арткан районнар да бар. Бу – Әгерҗе, Алабуга, Лениногорск, Кайбыч, Яңа Чишмә, Сарман һәм Ютазы райноннары.  Ә менә Әлки һәм Югары Ослан районнарында быел бер генә очрак та табылмаган. Әмма Луиза Борисова сүзләренчә, бу яңа очраклар, гомумән, юк дигән сүз түгел. Табибларга күренүчеләр арасында вирусның ачыкланмавын гына аңлата.

Бүгенге көндә вирус, нигездә, җенси юл белән күчә. Елына бер тапкыр һәр кеше ВИЧка тикшеренү узарга тиеш.

Барлыгы дөньяда ВИЧ белән 39 миллион кеше яши. 2022 елда инфекция 1 миллионнан артык кешедә ачыкланган. Россиядә ВИЧ эпидемиясе башланганнан бирле рәсми рәвештә 1,5 миллион очрак теркәлгән, 400 мең кеше инде исән түгел. Көн саен дөньяда авыруны 5 мең кеше йоктыра, Россиядә бу сан 200 тирәсе.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading