16+

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы: COVID-19тан савыгучыларга вакцина кирәкми

Яңа коронавирус инфекциясеннән чирләп терелгән һәм антитәнчекләре булган Татарстан халкына аңарга каршы прививка ясатырга кирәкми.

Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казанның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков белдерде.
"Әгәр антитәнчекләр бар икән, яңа коронавирус инфекциясеннән вакцина ясатырга кирәкми", - диде министр урынбасары.
Ул ассызыклаганча, COVID-19тан терелгәннәрнең күпчелегендә антитәнчекләр бар. Шуңа күрә вакцинация алдыннан ике анализ үткәрелә - ПЦР-диагностика һәм антитәнчекләргә тикшерү. "Әгәр алар тискәре нәтиҗә күрсәтә һәм антитәнчәкләр юк икән, әлбәттә, вакцинация узарга кирәк", - дип аңлатты министр урынбасары матбугат конференциясендә.
Киләсе атнада Татарстанга 1 мең доза вакцина кайтырга тиеш. Ул, беренче чиратта, бигрәк тә COVID-19лы пациентлар белән эшләүче медицина хезмәткәрләренә ясалачак.

Фото: http://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading