Башкалардан аермалы буларак, Татарстан сайлаулар барышын күзәтергә блогерларны чакырган. Онлайн-форум барышында бу хакта РФ Иҗтимагый палатасының интернет челтәрендә дөрес булмаган мәгълүматны таратуга каршы төркеме җитәкчесе Александр Малькевич билгеләп үтте. Әлеге стандарт булмаган алымны Әстерхан да кулланырга тели. Малькевич сүзләренчә, проектның пилот моделе белән Татарстан сайлаулар барышының җәмәгатьчелек күзәтүен ни рәвешле төрләндереп булганын күрсәтә. Блогерларның мобиль күзәтүче булачагы ай башында билгеле булган иде. Бу атнада республиканың Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы алар белән очрашты.
Комментарийлар