16+

Айрат Фәррахов: “Татарстан командасы вакытны бушка уздырмый, үз сүзендә тора, мөмкинлекне кулдан ычкындырмый”

Дәүләт Думасына "Бердәм Россия" партиясеннән Татарстан кандидатлары көн саен республика халкы белән күрешеп, аларның тәкъдимнәрен, гозерләрен тыңлый. Сайлау алды кампаниесе эшли башлаганнан бирле депутатлар меңнән артык очрашу уздырган. Күптән түгел Россиянең финанс министры урынбасары Айрат Фәррахов республика балалар клиник хастаханәсенең "Азино" сырхауханәсе коллективы белән очрашты. Депутат Татарстан медицина хезмәткәрләре берләшмәсенең...

"Азино" сырхауханәсендә 2013 елдан бирле "Татарстанда балалар һәм яшүсмерләргә медик-социаль ярдәм күрсәтүнең өч дәрәҗәдәге моделе" пилот проекты тормышка ашырылып килә. Проектның төп максаты - имин булмаган гаиләләрдәге балаларның сәламәтлеген кайгырту һәм үлем очракларын киметү. Проект кысаларында социаль яклау, медицина, полиция хезмәткәрләре, психологлар берләшеп эшли. Айрат Фәррахов исә үзе дә Татарстан сәламәтлек саклау министры булып эшләгән чагында бу проектның башында торган кеше. Шуңа да проектның эшчәнлеген җентекләп сорашты ул.

- Әлеге технология яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Бүген ул бөтен дөньяда кулланыла. Без аны илнең икътисади үсеше вакытында гамәлгә керттек, хәзер икътисади тотрыксызлык шартларында, авыр хәлдә калган, мохтаҗ гаиләләр артканны исәпкә алсак, безнең нәтиҗәле, яхшы модель әзер", - ди Айрат Фәррахов.

Проектны алга таба үстерү мөһим. Моның өчен кадрлар әзерләүдә медик-социаль ярдәм күрсәтү буенча укыту стандартлары, бу өлкәдә "Россиядә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре" федераль законына өстәмәләр кертү кирәк. Әлеге проектка федераль дәрәҗәдә ярдәм күрсәтелергә тиеш дигән тәкъдим дә яңгырады.

Татарстанның медицина хезмәткәрләре берләшмәсендә идарә рәисе Ростислав Туишев исә соңгы арада медицина хезмәткәрләренә һөҗүм итү очраклары артуын искәртеп, әлеге һөнәр ияләренең куркынычсызлыгын кайгырту турында сүз кузгатты. Айрат Фәррахов фикеренчә, чынбарлыкта медицина хезмәткәрләренең гомере чынлап та сакланмый, ә куркынычсызлык сакланырга тиеш. "Медицина хезмәткәрләрен саклау буенча конкрет тәкъдимнәр керсен, бу һөнәр ияләренең гомерләрен иминиятләштерү мәсьләсен дә уйларга кирәк. Мин бу эштә теләктәшлек күрсәтергә әзермен", - диде депутат. Татарстанда Сәламәтлек саклау өлкәсенең үсеш алуын да искәртеп узды Айрат Фәррахов.

- Мин өч ел федераль дәрәҗәдә эшлим, читтән яхшырак күренә. Татарстан, аның командасы актив рәвештә реформалар уздыра, һәм нәтиҗәгә дә ирешә, нәтиҗәдә, халыкның яшәү сыйфаты яхшыра. Акыл иясе, фикерләүче Конфуций ничек дигән әле: "Өч әйбер генә кире кайтмый: вакыт, сүз һәм мөмкинлек. Шуңа вакытны әрәм итмә, сүзеңне үлчәп сөйлә, мөмкинлектән файдалан". Без Татарстанда вакытны бушка уздырмыйбыз, үз сүзебездә торабыз, мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйбыз, - диде ул.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading