16+

 Башыңда яхшы фикер туса, дәүләткә сөйлә- акчалы булырсың

 Халык телендә «Акыл сатып утырма», дигән төртмәле сүзтезмә бар. Бүген, нәкъ менә, «акыл сатып» Россияненең дә, үзеңнең дә тормышыңны югары күтәрә торган вакыт җитте.

 Башыңда яхшы фикер туса, дәүләткә сөйлә- акчалы булырсың

 Халык телендә «Акыл сатып утырма», дигән төртмәле сүзтезмә бар. Бүген, нәкъ менә, «акыл сатып» Россияненең дә, үзеңнең дә тормышыңны югары күтәрә торган вакыт җитте.

«Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә “Татарстан Республикасының инвестиция-венчур фонды” коммерциячел булмаган оешма директоры Айнур Айдельдинов студентларның, хәтта, мәктәп укучыларының идеяләрен гамәлгә ашыруга дәүләт тарафыннан грант ярдәме күрсәтелүен әйтте.
— ”Университет технологик эшкуарлыгы платформасы” федераль проекты кысаларында, студентлар өчен төрле конкурслар оештырыла. “Россия Федерациясен фәнни-техник үстерү”, шулай ук “Фәнни эзләнүләр һәм кадрлар әзерләү өчен инфраструктураны үстерү” федераль проектлары ярдәмендә Татарстанда “алдынгы инженерлык мәктәпләре”, “дөнья дәрәҗәсендәге кампуслар” барлыкка киләчәк. Татарстан Министрлар Кабинетының 2022 елның 28 мартындагы карары нигезендә, фәнни-техник эшчәнлекне җанландыру, Татарстанны инновацион үстерү бурычы куелды,-диде Айнур Айдельдинов.

Татарстан үзе дә “Татарстан Республикасының 50 иң яхшы инновацион идеясе”, “ИДЕЯ-1000” конкурслары аша грант ярдәмнәре бирә. Айнур Айдельдинов эшкуарларны һәм стартапчыларны дәүләт тарафыннан оештырыла торган конкурсларда катнашырга чакырды.

 “Идея” технопаркы генераль директоры Олег Ибраһимов таныштырганча, 18 яшьтән башлап егетләр һәм кызлар “УМНИК” программасында катнаша ала. Уңышлы проектларга 500 мең сум грант бирелә. Үзеңнең идеяңне тагын да камилләштереп, “Студент стартапы”, “Стартап-1” һәм “Стартап-2” программаларына керергә була. Бу конкурсларда җиңгән очракта, үзеңнең идея-проектыңны гамәлгә ашыру өчен инде 1 миллион сумнан 8 миллион сумга кадәр дәүләт ярдәменә ирешә аласың. 

— Россия күләмендә оештырылган “Студентлар стартапы” конкурсына быел 2300 эш тәкъдим ителгән, шуның 401е-Татарстаннан,-диде Олег Ибраһимов.
 Казан федераль университетының цифрлы трансформация һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры Дмитрий Пашин сөйләгәнчә, университетта 110 фәнни түгәрәкләрдә 3 мең студент шөгыльләнә. 

Иннополис университетының стартап-студиясе җитәкчесе Артем Усов:”Үзебезне-үзебез кайгыртырга тиешбез. Технологияләрне үзебезгә эшләргә кирәк”,-диде.
— Студентларның идеяләрен, гомумән, проектларны гамәлгә ашыруда республиканың финанс яктан мөмкинлеге зур булган кешеләре акчалата ярдәм күрсәтәме?-дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән кызыксынып сорау бирдем.
— Татарстанда тәвәккәлләп инвестицияләр кертүчеләр дә һәм читтә калучылар да бар. Бүгенге вазгыятьтә бердәм булып яңа идеяләргә һәм технологик эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү кирәк,- диде Айнур Айдельдинов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading