16+

Дәүләт Советында БРИКС дәүләтләре башлыклары саммитына чыгарылган маркага мөһер сугу тантанасы узды

Бүген Дәүләт Советында 22-24 октябрьдә Казанда узачак БРИКС дәүләтләре башлыкларының уналтынчы саммиты уңаеннан чыгарылган «БРИКС берләшмәсе дәүләтләре башлыкларының Казанда очрашуы» маркасына мөһер сугу тантанасы булды.

Дәүләт Советында БРИКС дәүләтләре башлыклары саммитына чыгарылган маркага мөһер сугу тантанасы узды

Бүген Дәүләт Советында 22-24 октябрьдә Казанда узачак БРИКС дәүләтләре башлыкларының уналтынчы саммиты уңаеннан чыгарылган «БРИКС берләшмәсе дәүләтләре башлыкларының Казанда очрашуы» маркасына мөһер сугу тантанасы булды.

Почта продукциясенә мөһерне Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин һәм «Россия почтасы» Татарстан төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов куйдылар.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, маркага мөһер сугып һәм конвертка үз имзасын куеп, 22 октябрьдә башланачак БРИКС дәүләтләре башлыклары саммитының әһәмиятен билгеләп үтте. "Юбилей яки әһәмиятле дәүләт даталарына чыгарылган почта маркаларына махсус мөһер сугу  – мөһим тарихи вакыйга, – дип басым ясады парламент башлыгы. – Конвертларда махсус сугылган мөһер бер генә көн әйләнештә була һәм аларга аерым кыйммәт бирә. Татарстанга БРИКС дәүләтләре башлыклары саммитын кабул итү тапшырып зур ышаныч һәм хөрмәт күрсәтелде. Безнең республика җир шары халкының яртысыннан артыгы яши торган илләрнең җитәкчеләрен һәм рәсми делегацияләрен кабул итә, аларның икътисадлары дөньякүләм тулаем эчке продуктның 50% тан артыграгын тәшкил итә. Саммит тигез хокуклылык һәм гаделлек принципларында глобаль, күп яклы хезмәттәшлекне алга таба ныгытуга үз өлешен кертер дип ышанам. Ә аның турында истәлек кабул ителгән карарларда һәм имзаланган документларда гына түгел, ә безнең борынгы һәм мәңге яшь Казанның төзекләндерелгән урамнарында һәм менә шундый маркаларда да сакланачак».

Тантанада катнашучыларны истәлекле вакыйга белән Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин һәм «Россия почтасы» Татарстан төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов котлады. 

"Коллекцион маркалар цифрлаштыру гасырында, беренче чиратта, кешеләрчә аралашуны һәм мәдәни алмашуны гәүдәләндерә, – дип билгеләп үтте Айрат Хәйруллин, – БРИКС саммиты алдыннан чыгарылган марка үзара хөрмәт, тигезлек һәм гомуми чәчәк атуның символы булып тора».

Казанда БРИКС берләшмәсе дәүләтләре башлыклары очрашуына атап чыгарылган почта маркасын Казан Кремле күренеше һәм БРИКС саммитының рәсми символикасы бизи. 
БРИКС берләшмәсе дәүләтләре башлыкларының Казанда очрашуына багышланган нәфис маркировкалы конверт һәм махсус мөһер РФ Президентының «2024 елда БРИКС берләшмәсендә Россия Федерациясе рәислеген әзерләү һәм тәэмин итү буенча оештыру комитеты турында»гы Указын үтәү йөзеннән эшләнгән.

Белешмә өчен:
Россия империясендә беренче почта маркасы 1858 елның 1 гыйнварында, РСФСРда – 1918 елда, СССРда – 1923 елда, РФда – 1992 елда әйләнешкә чыгарыла.
2020 елның 27 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә чыгарылган маркага мөһер суктылар. 
2021 елның июнендә маркага мөһер сугып Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу билгеләп үтелде. 
2022 елның маенда мөһер сугу Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуга, 2022 елның декабрендә – Татарстанда цифрлаштыру елына, 2024 елның февралендә «Киләчәк Уеннарына» багышланган иде.

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading