16+

Фәрит Мөхәммәтшин: "Әле беркайчан да федераль үзәкнең төбәкләрнең икътисадына һәм сәнәгатенә мондый күләмдә ярдәм иткәне булмады"

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Пермь шәһәрендә узган Идел буе федераль округы субъектларының дәүләт хакимияте Закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе утырышында катнашты. Парламентарийлар берничә актуаль мәсьәләне, шул исәптән региональ сәнәгатькә яңа технологияләр кертүнең төп аспектларын, шулай ук авыл территорияләрен комплекслы үстерүгә ярдәм итү чараларын тикшерделәр.

Фәрит Мөхәммәтшин: "Әле беркайчан да федераль үзәкнең төбәкләрнең икътисадына һәм сәнәгатенә мондый күләмдә ярдәм иткәне булмады"

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Пермь шәһәрендә узган Идел буе федераль округы субъектларының дәүләт хакимияте Закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе утырышында катнашты. Парламентарийлар берничә актуаль мәсьәләне, шул исәптән региональ сәнәгатькә яңа технологияләр кертүнең төп аспектларын, шулай ук авыл территорияләрен комплекслы үстерүгә ярдәм итү чараларын тикшерделәр.

Утырыш эшендә Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасарлары Игорь Буренков һәм Олег Машковцев, Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин, Ассоциация координаторы, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыелышы рәисе Евгений Люлин, Идел буе федераль округының 14 субъектыннан парламент башлыклары, округның закон җыеннары каршындагы Яшьләр парламентлары җитәкчеләре катнашты. 

Утырышның көн тәртибендә төп сорау регионнар сәнәгатенә яңа технологияләр кертү мәсьәләсе иде. Кичә Идел буе закон чыгаручылары Пермьнең сәнәгать предприятиеләрендә булдылар, ә бүген утырышта фикер алыштылар. "Без каты санкцияләр басымы шартларында яшибез, – дип басым ясады Пермь крае Закон чыгару Җыелышы рәисе Валерий Сухих, әлеге мәсьәлә буенча доклад белән чыгыш ясаганда, – ил җитештерү, инновацияләргә һәм яңа технологияләргә керү өчен югары технологияле товарлар һәм комплектлаучы детальләр җиткермәү белән очрашты. Бу проблемаларны хәл итү юлларын  эзләү – Россиянең иминлеге һәм суверенитетының төп мәсьәләсе. 

Хәзерге вакытта, Идел буе парламентарийлары фикеренчә, продукцияне оператив рәвештә җитештерүне җайга салу гына түгел, ә иң элек фәнни яктан нигезләргә дә кирәк, һәм бу мәсьәләдә галимнәр һәм сәнәгатьчеләр арасында нәтиҗәле кооперация булу мөһим. Моннан тыш, инвестиция ресурсы белән эшләү һәм квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү мөһим юнәлешләр булып кала. 

Идел буе федераль округы төбәкләре ил субъектлары арасында фәнни-технологик үсеш дәрәҗәсе буенча лидерлар рәтендә тора. Аерым алганда, округның 9 төбәге илкүләм рейтингның беренче 30 позициясе чикләрендә урнашкан, ә Татарстан иң яхшы бишлеккә кергән.

Фәрит Мөхәммәтшин фикер алышуда катнашып, сәнәгать җитештерүенә яңа технологияләр кертүнең төп аспектларының берсе - предприятиеләрнең дәүләт ярдәме чараларына керүен тәэмин итү, дип билгеләп үтте. "Әле беркайчан да федераль үзәкнең төбәкләрнең икътисадына һәм сәнәгатенә мондый күләмдә ярдәм иткәне юк иде", - дип басым ясады парламент башлыгы. Әйтик, узган ел Татарстан икътисадына сәнәгатьне үстерү һәм аның көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру федераль программасы буенча 77,7 млрд. сумга якын акча кергән. 50дән артык республика предприятиесе максатчан субсидияләр алган.

"Җитештерү һәм импортны алмаштыру проблемалары белән бергә җитештерелгән продукцияне сату һәм сату базарларын эзләү мәсьәләләре дә актуальлек алды", - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. 

Бүгенге Ассоциация утырышында парламентарийлар авыл территорияләрен комплекслы үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Татарстан әлеге дәүләт программасында катнашу буенча төбәкләр арасында лидерларның берсе булып тора. Быел республиканың авыл җирлекләрен үстерүгә 1,8 млрд. сум каралган, шул исәптән 1,3 млрд. сум – федераль бюджеттан. Акча авыл җирлегендә торак төзүгә, территорияләрне төзекләндерүгә, юллар төзүгә, капиталь ремонтлауга һәм гомуми белем бирү һәм мәдәни учреждениеләр биналарын төзүгә юнәлтелә.   

"Утырышта Россиянең барлык төбәкләре, шул исәптән Идел буе федераль округы субъектлары өчен дә актуаль мәсьәләләр каралды, – дип нәтиҗә ясады Фәрит Мөхәммәтшин,  – бүген кабул ителгән карарлар РФ Хөкүмәте адресына җибәреләчәк. Минемчә, һәр субъект, шул исәптән Татарстан да, аларны башкарма хакимият органнары белән берлектә үз территориясенә кагылышлыларын караячак. Барлык тәкъдимнәр дә хупланыр дип уйлыйм".

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X