Узган ялларда Татарстан башкаласында төп милли бәйрәм – Сабан туе билгеләп үтелде. Дүрт мәйданчыктагы чаралар 175 меңнән артык кешене берләштерде, Мирный бистәсендәге мәйданчыкта гына да 110 меңнән артык кеше һәм кунаклар җыелды. Шәһәр Мэры Илсур Метшин аппарат киңәшмәсендә бәйрәмне оештыруда һәм үткәрүдә катнашы булган һәркемгә рәхмәт белдерде.
Казан мэры бәйрәмне оештыруда һәм уздыруда катнашы булган һәркемгә рәхмәт белдерде.
«Бу күпмилләтле халкыбызның югары культурасы, ял һәм бәйрәм тә белүе турында сөйли», – дип билгеләп үтте Мэр. Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, Сабантуйда хокук бозулар теркәлмәгән.
Илсур Метшин, республика районнарыннан килеп, ихаталарында концерт программалары, бәйрәм сәүдәсе, күргәзмәләр оештырган коллегаларына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Бу бик зур эш. Тагын бер кат без күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген, гореф-гадәтләрне яратуын һәм хөрмәт итүен күрсәттек. Моннан ары да моның өстендә эшләячәкбез», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Ул шулай ук Сабантуйда җәмәгать тәртибен саклаган хезмәтләргә рәхмәт белдерде.
Исегезгә төшерәбез, быел Сабантуйны дүрт мәйданчыкта билгеләп үттеләр. Рөстәм Миңнеханов, Илсур Метшин һәм хөрмәтле кунаклар Мирный поселогындагы Каенлыкта урнашкан үзәк мәйданда булдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар