16+

Казанда гомумшәһәр өмәсе 24 апрельдә узачак

Территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык 1 апрельдән 31 майга кадәр дәвам итәчәк.

Казанда гомумшәһәр өмәсе 24 апрельдә узачак

Территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча икеайлык 1 апрельдән 31 майга кадәр дәвам итәчәк.

Территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү буенча традицион икеайлык Казанда 1 апрельдән 31 майга кадәр сузылачак. Гомумшәһәр өмәсе 24 апрельгә билгеләнгән, тиешле карар Казанның 9 нчы номерлы МБС документлар һәм хокукый актлар җыентыгында бастырылган.

Шәһәр территориясендә икеайлык барышында гомуми файдаланудагы юлларны, квартал эчендәге юлларны, паркларны, скверларны, ясалма корылмаларны, ишегалларын җыештыру, шулай ук агач һәм куаклар утырту планлаштырыла. Стихияле чүплекләрне юк итәргә, тукталыш павильоннарын, светофорларны һәм коймаларны чистартырга кирәк. Акциядә катнашучыларны кирәкле инвентарь белән тәэмин итәчәкләр, әлеге эшләргә тиешле техника җәлеп ителәчәк.

Мондый икеайлык Татарстанда даими үткәрелә. Узган ел акция барышында Казанда гына да 398 светофор юылган, 39 мең 68 юл билгесе чистартылган һәм төзәтелгән, 448 юл билгесе буялган, ә тулаем республика буенча миллионнан артык агач һәм куак утыртылган.

Фото "ШК" архивыннан

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading