Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин 16 февральдә Дәүләт Думасындагы “Хөкүмәт сәгатендә” метро төзелешләре алып барыла торган төбәкләрне санап үтте.
Чиләбе, Красноярск, Түбән Новгород шәһәрләрен телгә алды ул.
— Метро төзелеше икътисади яктан Мәскәү һәм Санкт-Петербург кебек эре шәһәрләр өчен генә отышлы,-диде Марат Хөснуллин.
Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимовага, 17 февральдә Казан Кремлендә үткәргән матбугат конференциясе барышында, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән шушы мәсьәләгә кагылышлы сорау бирдем.
— Марат Шакирҗановичның сүзләре Казанда метро төзелеше туктап калачагына ишарә-хәбәр түгелме?
— Казанда метро төзелеше алып барыла. “Мега” сәүдә үзәге янында яңа станция төзелә. Республика җитәкчелеге март аенда әлеге станция төзелеше барышы белән танышачак,-дип җавап кайтарды Лилия Галимова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар