16+

Казанның 28,1 миллиард сум акчасы кая киткән?

Татарстан башкаласының бюджет керемнәре 2020 елны 24 миллиард 964 миллион сум күләмнәрендә расланган иде. Фактта керемнәр 29 миллиард 51 миллион сумга җитте. Чыгымнар 28,1 миллиард сумны тәшкил иткән. Кая киткән икән әлеге байлык?

Казанның 28,1 миллиард сум акчасы кая киткән?

Татарстан башкаласының бюджет керемнәре 2020 елны 24 миллиард 964 миллион сум күләмнәрендә расланган иде. Фактта керемнәр 29 миллиард 51 миллион сумга җитте. Чыгымнар 28,1 миллиард сумны тәшкил иткән. Кая киткән икән әлеге байлык?

— Финанс чыганакларының 70 прроценты социаль-мәдәни өлкәгә тотылды,- диде шәһәр Башкарма комитетының финанс идарәсе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Узган елның апрель һәм май айлары шәһәр бюджетын нык саектырган. Коронавирус пандемиясе сәбәпле, кече һәм урта бизнес үзбикләндә утырырга мәҗбүр булган. Казан бюджетына 2 нче кварталда салымнар һәм керемнәр керү 2019 елның шул чоры белән чагыштырганда 930 миллион сумга кимегән. Тышкы реклама эшчәнлеге гомүмән туктаган. Шушы көтелмәгән хәлләр ашыгыч чаралар күрергә этәргән. Бюджет балансын көйләү максатында, шәһәр Башкарма комитеты апрель аенда оптимизация үткәргән ягъни бюджетны барлап чыккан. Ел башындагы иркенрәк мөмкинлектәге 1 миллиард сум “резервка” куелган, чыгымнарны 380 миллион сумга “кысырга” ниятләнелгән.

Өченче кварталда физик затлар һәм җир салымы тотрыклыланган. Татарстан бюджетыннан Казанга 12 миллиард 478 миллион сум күчерелгән.
— Дүртенче кварталда бюджет 2019 елның шул чоры белән чагыштырганда, 20 процентка арттырып үтәлде. Төп үсеш-445,8 миллион сум күләмнәрендәге керем декабрь аенда тәэмин ителде,- диде Ирек Мөхәммәтшин.

Коронавирус пандемиясе республика һәм Казан икътисадына тискәре йогынты ясаса да, узган ел барыбер дә, программалар һәм социаль әһәмияттәге чыгымнар тулы күләмендә башкарылган.

Казан мэры Илсур Метшин үзенең фикерләре белән уртаклашканда, узган елның бюджет үтәлеше ягыннан караганда киеренке булганлыгын яшермәде.
— Үтәлгән эшләр башкарасы бурычлардан һәрвакыттагыча азрак өлешне тәшкил итә,- диде мэр Илсур Метшин һәм нәтиҗәле эшчәнлеккә өндәде.

Фото архивтан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading