16+

Кемгә - бишле, кемгә - дүртле: район "глава"ларына бер бәя

27 декабря 2022, 12:12
2187
0
1
Уку өчен 4 минут

2022 елда социаль челтәрләрдә иң яхшы эшләүче район һәм шәһәр башлыкларын ачыкладык. Күбегез беләдер, 1 декабрьдән илебездәге барлык дәүләт органнары “Вконтакте” белән “Одноклассники” мәйданчыгында үзләренең битләрен булдырырга тиеш.

Кемгә - бишле, кемгә - дүртле: район "глава"ларына бер бәя

2022 елда социаль челтәрләрдә иң яхшы эшләүче район һәм шәһәр башлыкларын ачыкладык. Күбегез беләдер, 1 декабрьдән илебездәге барлык дәүләт органнары “Вконтакте” белән “Одноклассники” мәйданчыгында үзләренең битләрен булдырырга тиеш.

Татарстанда әлеге эш күптәннән бара инде, шәһәр һәм район башлыкларының 93%ы шәхси сәхифәләрен алып бара, соңгы арада алар телеграм-каналлар да ачтылар. Араларында интернетта үзләрен судагы балык кебек тотучылары бар, ә кемдер әлеге эшне бик кирәклегә санамый һәм аны уңайсыз дип уйлый. Мин муниципалитет башлыкларының рейтингын төзедем, 2022 елда кайсылары социаль челтәрләрдә яхшы эшләгән, ә кемгә бу юнәлеш буенча активлашырга кирәклеген ачыкларга булдым. Үзем дә район хакимиятендә эшләгән, аеруча дәүләт органнарының шәхси битләрен алып барган кеше буларак әлеге исемлекне төзергә хакым бардыр дип саныйм. 

2022 елда социаль челтәрләрдә иң яхшы эш алып барган шәһәр һәм район җитәкчеләренең унлыгы:

 1. Менделеевск район башлыгы Радмир Беляев;
 2. Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов;
 3. Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов;
 4. Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин;
 5. Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин;
 6. Буа районы башлыгы Рәнис Камартдинов;
 7. Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов;
 8. Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров;
 9. Арча районы башлыгы Илшат Нуриев;
 10. Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев.

Әлеге рейтинг берничә параметр буенча исәпләнде, мәсәлән, җитәкченең ничә төрле социаль челтәрдә шәхси бите бар, андагы контент һәм аның сыйфаты, язылучыларның сәхифә эшчәнлегендә катнашуы, комментарийларга җавап бирү, аны башлык үзе язамы яисә ярдәмчеләреме, халык белән аралашу өчен берничә формат куллану. Әйтик, Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев социаль челтәрләрен актив кына алып бармый, үзе җавап та бирә, рәхмәт әйтергә дә кыенсынмый. Ул нинди контентны кайчан куярга кирәклеген чамалый. Беляев җитәкче булып күптән түгел генә эшли башласа да, актив рәвештә социаль челтәрләр белән эшләргә кереште һәм инде әлеге мәйданчыкны кулга алды дисәң дә була. Ә менә аның Питрәчтәге хезмәттәше Илһам Кашапов күңел җылысы белән үрелгән постлар белән хуш килә. Ул еш кына балалар белән кочаклашып, матур гына аралашып утыра, сабыйлар да аны яхшы кабул итәләр.

Моннан тыш, түрә социаль челтәрләрдә язган моң-зарларны игътибарсыз калдырмый, алар буенча чыгып та китә, урынга барып тикшерә, шуннан соң төрле карарга да килә. Авыр сораулары булган кешеләр белән кара-каршы очрашудан да курыкмый. Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов бөтенләй башка дөнья, 50дән узган хатын-кызлар аны бик яраталар һәм хөрмәт итәләр, “безнең җитәкчебез” дип кенә торалар. Аның үз халкы белән социаль челтәрләрдә аралашуы – аерым бер сәнгать: бөтен җанын-тәнен биреп, тәмен белеп юмор хисе кушып языша, кешедә түрәнең чын күңелдән сөйләшүе бернинди шик тә калдырмый. “Туры эфирларда” четерекле мәсьәләләрне дә аңлата ул. Иң мөһиме – Вячеслав Козлов яшь түгел бит, 70кә таба бара, һәм җитәкче үзен социаль челтәрләрдә бик яхшы күрсәтә. Башкаларга бик яхшы үрнәк бу, алайса интернетны бөтенләй кабул итмәүчеләр дә аз түгел. 

Шәхси сәхифәләрен яхшы итеп алып баручылар рәтенә Югары Ослан районы башлыгы Марат Зыятдиновны, Кама Тамагы районы башлыгы Наил Вазыйховны, Актаныш районы башлыгы Ленар Зариповны, Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиевны, Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сәфиулловны, Баулы районы башлыгы Ильяс Гузаировны, Чаллы мэры Наил Мәһдиевны, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Ивановны, Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗиповны, Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллинны кертеп була. 

Ә менә Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәмәтовка, Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллинга, Аксубай районы башлыгы Камил Гильмановка социаль челтәрләрдә эшләүне көчәйтергә киңәш итәргә ммөкин. 

Татарстандагы шәһәр һәм район башлыкларының социаль челтәрләрен алып бару сыйфаты буенча рейтингны АНО “Диалог Регионы” экспертлары да чыгарган. Ул минекеннән әллә ни аерылмый, анда иң шәпләре булып Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин белән Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов танылган. Яхшылар исемлегенә Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев, Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, Кама Тамагы районы башлыгы Наил Вазыйхов, Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов, Югары Ослан районы башлыгы Марат Зыятдинов, Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, Буа районы башлыгы Рәнис Камартдинов, Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов, Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сәфиуллов кергән. 

Рәсим Хаҗиев
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading