16+

 «Кырлай» паркы кая күченәчәк?

Татарстан җитәкчелеге шактый озак өйрәнгәннән соң, Казанның Җәмигъ мәчетен Казансу елгасының уң ярында, моңа кадәр «Кырлай» аттракционнар паркы урнашкан җирлектә төзергә карар кылды.  Республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә “Кырлай” паркының кая күчереләчәгенә беркадәр аңлатмалар бирде.

 «Кырлай» паркы кая күченәчәк?

Татарстан җитәкчелеге шактый озак өйрәнгәннән соң, Казанның Җәмигъ мәчетен Казансу елгасының уң ярында, моңа кадәр «Кырлай» аттракционнар паркы урнашкан җирлектә төзергә карар кылды.  Республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә “Кырлай” паркының кая күчереләчәгенә беркадәр аңлатмалар бирде.

— Татарстан хакимияте хәзерге вакытта “Кырлай” аттракционнар паркын күчерү өчен берничә мәйданчыкны карый. Шуның берсе-”Парк Хаус” сәүдә үзәге артындагы җирлек. Әлегә тәгаен карар юк, якын арада аны игълан итәргә уйлыйлар,- диде Марат Айзатуллин.

“Кырлай” паркын шулай ук, Казансу елгасының уң ярында урнашкан “Казан” гаилә үзәге янәшәсенә күчерү варианты да бар.
 Җәмигъ мәчете төзелеше планы Казансу елгасының уң ярында Кремль дамбасы белән Киров дамбасы арасында “Манзара” паркы булдыру проектына да йогынты ясаган.

— Мәчет белән яр буе паркының күршедә урнашуы безгә йөкләмәләр һәм җаваплылык өстәвен аңлыйбыз. Казансу елгасы буйларын төзекләндерү стратегиячсен әзерләгәндә Җәмигъ мәчетенең “Кырлай” паркы урынында булачагы билгеле түгел иде. Казансу елгасын үстерү стратегиясе кабаттан каралачак. “Манзара” проекты буенча шәһәр халкы белән фикер алышачакбыз, бу проект җәмәгатьчелеккә фикер алышу өчен тәкъдим ителәчәк. Халыкның фикерен белмичә торып, без нәрсә дә булса төзергә хаклы түгел дип уйлыйм,- диде “Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты” архитектура проектлары фонды департаменты җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина.

Казансу елгасы ярларын төзекләндерү буенча 2030 елга кадәрге чорга исәпләнелгән стратегиядә 12 объект төзү каралган. Әлеге стратегия нигезендә 2019 елны “Урам” экстрим-паркы төзелде. Наилә Зиннәтуллина әйткәнчә, быел Зәңгәр күлдә һәм “Спортивный” паркында төзү-төзекләндерү эшләре башкарылачак. “Казан” гаилә үзәге янәшәсендәге яр буенда парк төзелеше мәсьәләсендә чит ил архитекторлары, шул исәптән, Мишель Пена белән аралашулар туктап калмаган. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading