Татарстан бюджетыннан субсидия рәвешендә грантлар алу өчен коммерциячел булмаган иҗтимагый оешмалардан сентябрь дәвамында гаризалар кабул ителә.
Скопировать ссылку
Татарстан бюджетыннан субсидия рәвешендә грантлар алу өчен коммерциячел булмаган иҗтимагый оешмалардан сентябрь дәвамында гаризалар кабул ителә.
Акча бер вакытта да артык түгел инде ул. Ничек алырга икән соң ул грантны?
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә шуның серен чиштеләр. — Конкурска 2021 елда башкарылган социаль әһәмияткә ия эшләр тәкъдим ителә. Татарстанда берничә мең иҗтимагый оешма эшчәнлек алып бара. Мондый бәйгеләр гражданлык җәмгыятен үстерергә ярдәм итә, -диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, законнарның татар һәм рус телләрендәге тәңгәллеге комиссиясе рәисе Римма Ратникова.
— Татарстанда милли-мәдәни автономияләр шактый, алар бәйгедә катнаша аламы?- дип, “Шәһри Казан” газетасы исеменнән шунда ук сорау бирдем. — Әлбәттә, милли-мәдәни автономияләр дә катнаша ала. Конкурста әле “Татарстанда Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы” номинациясе дә булдырылды. Шушы шигарь астында үткәрелгән яки үткәреләчәк чараларны да тәкъдим итәргә мөмкин,-дип җавап бирде Римма Ратникова.-Кайбер муниципаль районнар бу конкурска битарафлык күрсәтә. Активлык зарур, бу акча алу мөмкинлеге бит.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева да активлык зарурлыгын искәртте.
— Иҗтимагый оешмалар эшчәнлеге буенча Россия күләмендә чыгарылган рейтингта Татарстан-бишенче. Россия Президенты грантларына да проектларны актив тапшырабыз, ләкин, тагын да өлгеррәк булу кирәк,- диде Зилә Вәлиева.
Казанның социаль тернәкләндерү һәм яраклашу үзәге (“Центр реабилитации и адаптации”) вәкиле Азат Гайнетдинов үзләренең эшчәнлекләре турында сөйләде.
Комментарийлар