16+

Миңа ишегалдында җир асты гаражы кирәк, күрше, ә сиңа нәрсә кирәк?

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы «Безнең ишегалды» программасы кысаларында, Казанда ишегалларын төзекләндерүгә 2,3 миллиард сум билгеләнгән.

Миңа ишегалдында җир асты гаражы кирәк,  күрше, ә сиңа нәрсә кирәк?

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы «Безнең ишегалды» программасы кысаларында, Казанда ишегалларын төзекләндерүгә 2,3 миллиард сум билгеләнгән.

— Быел 408 ишегалды территориясе яңартылачак, алар дистә еллар дәвамында төзекләндерү күрмәде. Элек без, иң яхшы дигәндә, ишегалдындагы асфальт юл өслеген генә ремонтлый алдык. Хәзер инде эшләрне комплекслы рәвештә башкарабыз: асфальт өслек яңартыла, автомобильләр куеп тору өчен “кесәләр” зурайтыла, утлар куела, балалар уен мәйданчыклары ясала. Болар тирә-юнь мохитне баскычның югаргы дәрәҗәсенә күтәрә,-дип, алдан ук мәсьәләнең әһәмиятен искәртте мэр Илсур Метшин мэриядә узган киңәшмәдә.

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев таныштырганча, “Безнең ишегалды” программасы ярдәмендә, Казанда узган ел 2 миллиард 700 миллион сумга 460 ишегалды комплекслы төзекләндерелгән. Аларга энергиягә сакчыл яктырткычлар, 2500 кече архитектура сыннары, балалар уен корылмалары һәм спорт җиһазлары урнаштырылган.
— Ишегалларында төзекләндерү эшләре уңай һава торышы урнашуга ук башланачак, - дип ышандырды Игорь Куляжев.

Мэр Илсур Метшин мәсьәләгә карата үзенең фикерләре белән уртаклашуны дәвам итте.
”Безнең ишегалды” программасы белән беррәттән, ишегалдын төзекләндерү проектын халык катнашында тикшерү гадәте дә барлыкка килде, - диде Илсур Метшин. - Фикерләшү, гадәттә, тыныч уза. Ләкин, кайчакларда бәхәс шактый кыза: берәүләргә - балалар уен мәйданчыгы, икенчеләргә-парковка, өченчеләргә яшеллек кирәк. Һәр кешенең тәкъдиме исәпкә алынсын, күпчелекнең фикеренә таянып карар кабул ителсен.

Казан мэриясенең рәсми порталында KZN. RU программага кертелгән ишегаллары исемлеге бирелгән. Казанлылар ишегалларын төзекләндерү барышында 8 (800) 275-20-20 телефоны аша үзләренең фикер-тәкъдимнәрен җиткереп тора ала.

Австриянең Вена шәһәрендә, мәсәлән, ишегаллары кечкенә бакчадан гыйбарәт. Мәйдан чәчәк түтәлләренә, балалар уен мәйданчыгына һәм өлкәннәрнең ял урыннарына бирелгән. Казанда ишегалдына машиналар хуҗа, әле һаман “парковка-кесә” калдыру турында баш ватабыз. Коммуналь техника (аеруча кышкы чорда) йөри алмый, дип зарланабыз. Җир асты гаражлары яки күпкатлы паркинглар төзеп, ишегалларын машиналардан азат итәсе иде.

Фото: http://kzn.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading