16+

«Мин күкне сайлыйм» бәйрәме уздырылган көнне кайбер урамнар ябык булачак

6 нчы августта Казанда Сибгат Хәким һәм Бондаренко урамнары буенча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк. Бу көнне «Казан» гаилә үзәге янында Россия һава флоты көненә багышланган «Мин күкне сайлыйм!» дип аталган авиация бәйрәме узачак. Касә янында чаралар 15:00 сәгатьтә башлана. Бәйрәмдә 20 гә якын һава судносы, шул исәптән РФ Оборона министрлыгы, гражданнар һәм эксперименталь авиация, «Казан вертолет заводы» ГАҖ һ.б. суднолары катнашачак.

Чикләү 6 нчы август көнне 14:00 дән 21:00 гә кадәр гамәлдә булачак.

Шәһәр халкы парашютчыларның күрсәтмә чыгышларын күрәчәкләр, балалар модельләр ясау буенча түгәрәкләр эше белән танышачаклар, мастер-классларда катнаша һәм концерт карый алачаклар. Нәни кунаклар өчен күңел ачу программасы әзерләнгән. Һөнәри юнәлеш бирү аллеясында авиация сәнәгатенең алдынгы предприятиеләре үз казанышларын күрсәтәчәкләр һәм яшьләрне үз сафларына керергә чакырачаклар, дип хәбәр итә «Татмедиа» агентлыгы.

14:00 дән 21:00 гә кадәр Сибгат Хәким урамы буенча, Декабристлар урамы белән кисешкән урыннан алып Әпсәләмов урамы белән кисешкән урынга кадәр, шулай ук Бондаренко урамы буенча, Сибгат Хәким урамындагы 3 нче номерлы торак йорттан алып Сибгат Хәким урамы белән кушылган урынга кадәр ике якка да транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.

Моннан тыш, бу көнне «Казан» гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгына кереп булмаячак.

Кече суднолар хәрәкәте өчен Казансу елгасы акваториясенең бер өлеше ябылачак: Кремль дамбасыннан алып Миллениум күперенә кадәр. Тыю 12:00 дән 21:00 гә кадәр гамәлдә булачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading