Татарстан икътисады узган ел, коронавирус сәбәбендә, 45 миллиард сум табыш алып җиткермәгән.
— Бу безнең өчен зур югалту. Татарстанның эчке тулаем продукты 3 процентка кимеде. Республикага ярдәмнәре өчен Россия Президентына һәм Хөкүмәтенә рәхмәт! - диде Рөстәм Миңнеханов.- Гомүмән, 2020 ел-сынаулар елы булды, COVID беркая да китмәде, шунлыктан, санитар таләпләрне үтәү зарур.
Уңышларны да билгеләп үтте Татарстан Президенты.
—Республиканың авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре узган ел 5,5 миллион тонна ашлык җыеп алды. Казанда 15 мәйданда ярминкәләр оештырыла. Арзанрак бәядән сыйфатлы продукция сатканнары өчен авыл хезмәтчәннәренә рәхмәт!-дип дәвам итте сүзен Рөстәм Миңнеханов.- 67 мең казанлы яшәү минимумыннан да түбәнрәк хезмәт хакы ала. Казандагы 241 предприятиедә хезмәт хаклары яшәү минимумыннан азрак итеп түләнелә. Аларда хезмәт хакын конвертта бирәләрдер, бәлки. Моны ачыкларга кирәк.
Казанда узган ел сабыйлар аннан алдагы ел белән чагыштырганда 750 балага азрак туган. Башкалада 881 бала өйдән торып кына белем ала икән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу күрсәткечләргә канәгатьсезлеген белдерде. “Өйдән торып укуның нәрсә икәнлеген беләбез инде”,-диде.
— Казанда татар балаларының 19 проценты гына милли телдә белем ала, 4 ел элек кенә дә бу күрсәткеч 26 процент иде әле. Мәсьәләгә игътибарны көчәйтү, полилингваль мәктәпләрне актив файдаланырга кирәк,-диде Президент Рөстәм Миңнеханов.
Казанда 2022 елның гыйнварында Махсус Олимпиада кышкы уенннары үткәреләчәк. Махсус Олимпиада физик мөмкинлекләре чикле һәм акыл үсешләре җитлекмәгән балаларга карата мөнәсәбәтне яхшыртыр, дип өметләнә республика әйдаманы.
Башкалада транспорт бөкеләрен бетерүнең бер чишелеше рәвешендә - Лаеш, Биектау районнарында икътисад мәйданчыклары төзү, ягъни, эш урыннары булдыру зарурлыгын искәртте Президент. Юллар төзелеше турында сүз кузгалгач, Мәскәү-Казан М-12 трассасы төзелеше проектын гамәлгә ашыру Татарстан һәм аның башкаласы үсешенә уңай йогынты ясаячагын да әйтте ул.
— Юллар төзелешләре буенча зур планнар бар. М-12 яңа автомагистрале-бик зур проект, аны без 2024 елга төзеп бетерергә тиеш. Бу федераль проект республикага күп уңайлыклар тудырачак,- диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент эчке туристлыкны үстерүнең мөһимлеген искәртте. “Без үз илебездән башка бер илгә дә кирәк түгел. Акчаң булганда син кирәкле кунак, акчаң булмаса, медицина учреждениесенә дә керә алмыйсың”,- дип аңлатма да биреп узды Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яшьләр белән эшләүне дә игътибардан ычкындырмаска чакырды.
— 2021 ел икътисадны ныгыту елы булсын. Вакцина кадатыгыз, авырмагыз! - дип тәмамлады үзенең фикерләрен Президент Рөстәм Миңнеханов.
Фотолар: http://kzn.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.


Комментарийлар
0
0
Бермэ бер азык толек кыйбат э хезмэт хакын бердэ арттырмыйлар ничек яшэргэ сон халык ка
0
0