16+

«Республикада яшәүче һәр халык вәкилләрен кайгырту безнең бердәмлек нигезе булып тора»

Казан Кремлендә ТАССРның 100 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү буенча оештыру комитеты, Татарстанда 2021 елда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына әзерләнү һәм уздыру буенча оештыру комитеты һәм Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советының уртак утырышы узды.

«Республикада яшәүче һәр халык вәкилләрен кайгырту безнең бердәмлек нигезе булып тора»

Казан Кремлендә ТАССРның 100 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итү буенча оештыру комитеты, Татарстанда 2021 елда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына әзерләнү һәм уздыру буенча оештыру комитеты һәм Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советының уртак утырышы узды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын уздыру буенча төп бурычларны билгеләде.

«Татарстан — төрле милләтләр яшәү урыны. Советлар Союзыннан соңгы чорда, күп милләтле гаилә тагы да төрлеләнде. Мондый этномәдәни төрлелек гражданнарның хокукларын тормышка ашыруга, туган телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклау һәм үстерүгә игътибар сорый. Республикада яшәүче һәр халык вәкилләрен кайгырту безнең бердәмлек нигезе булып тора», — диде Президент.

Аның сүзләренчә, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп игълан итү турында карар туган телләрне саклау, күп милләтле халыкның бердәмлеген ныгыту максатыннан, җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алып кабул ителгән. «Оештыру комитеты төзелде, анда хакимият органнары һәм җәмәгатьчелек вәкилләре кергән», — диде.

Рөстәм Миңнеханов район-шәһәр башлыкларына мөрәҗәгать итеп, планнар кабул ителгән булырга тиешлеген әйтте. Туган телләр елы чараларын уздыру буенча коммерция бизнесына да мөрәҗәгать булачагын белдерде. «Дин әһелләренең дә үз планнары булыр. Дин безнең мәдәният, традицияләр нигезендә булган», — диде.

Президент Халыклар ассамблеясы роле дә актив булырга тиеш, диде. «Җанисәпне сыйфатлы уздырырга тиешбез. Кеше кем икәнен белмәсә, дөрес түгел. Аллаһы Тәгалә безне билгеле дин, милләттән яраткан. Ата-бабаларың кем икәнен белмәсәң, хакың бер тиен. Кайбер коллегалар моны аңлап бетерми, аңлатырга кирәк, читтә калырга ярамый. Массакүләм коммуникация чаралары аша элемтә булырга тиеш», — диде. 

Фото: http://tatar-inform.tatar

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading