16+

Рөстәм Миңнеханов ипотеканы ни эшләтергә җыена?

Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова 17 февральдә Казан Кремлендә республиканың сәяси-икътисади тормышына кагылышлы яңалыклар белән таныштырды. Россия Төзелеш министрлыгы коллегиясе утырышында һәм Россия Дәүләт Советының “Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите” юнәлешендәге комиссиясе эшендә Татарстан Президенты да катнашты. Рөстәм Миңнеханов әлеге комиссиянең рәисе.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә ясаган чыгышында сөйләгәнчә, Россия Президенты Владимир Путин илдә 2030 елга елына 120 миллион квадрат метр торак төзеп тапшыру бурычы куйган.

— Барлык гражданнарга да караган ташламалы ипотеканы 2024 елга кадәр озынайту кирәк. Ипотека кредитларының еллык ставкасын 7 процентта калдыру, ә кредит күләмен 3 миллион сумнан 6 миллион сумга кадәр җиткерү зарур. Шәхси торак сатып алуны ташламалы ипотека программасына кертү әһәмиятле. Бу беренчел базарда бәяләрне тоткарларга ярдәм итәчәк,-ди Рөстәм Миңнеханов.

Лилия Галимова сүзләренә караганда, яңа төзелгән торакка ташламалы ипотека 2022 елның 1 июлендә тәмамлана. Пандемия вакытында кертелгән программа кайбер үзгәрешләр белән 1 елга озынайтылган иде. Максималь ставка 6,5 проценттан 7 процентка күтәрелде. Барлык төбәкләр өчен кредит күләме 3 миллион сумга калдырылды. Россиянең 2030 елга кадәрге чорга төзелеш тармагын үстерү стратегиясе проектында ипотека буенча адреслы яклау гына каралган, ә башка категория гражданнар турында искәртелмәгән. Россия Үзәк банкы төп ставканы 9,5 процентка күтәргән. Бу гамәл күп гражданнарның ипотека кредиты алу мөмкинлеген чикләгән.

— Татарстанда узган ел 3 миллион квадрат метрдан артык торак төзеп тапшырылды, бу күрсәткечне тагын да арттыру ниятләнелә. Хәзер республикада 83 оешма төзелеш белән шөгыльләнә, 168 йорт төзелеш бара. Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевич ипотека ташламаларын саклау, шәхси торак төзелешен үстерү яклы,-ди Лилия Галимова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading