Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Эдуард, Вероника һәм Полина Кудерметовлар - республикабызның спорт династиясе белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды. Эдуард Кудерметов - алкалы хоккей буенча Россиянең спорт мастеры. 20 елга якын профессиональ дәрәҗәдә хоккей уйнаган.
Скопировать ссылку

Шуларның 10 елы - 1998 елда Россия чемпионатында алтын медаль яулаган Казанның «Ак Барс» командасы составында. Спорт карьерасын тәмамлагач, теннис буенча кызлары Вероника һәм Полина белән тренер буларак шөгыльләнә башлый.
Россиянең Атказанган спорт мастеры Вероника Кудерметова халыкара турнирларда югары нәтиҗәләргә иреште. Бер ай элек ул WTA йомгаклау турнирында парлы разрядта титул яулаган тарихта җиденче россияле булды.
Полина Кудерметова 15 яшендә Россиянең спорт мастеры булды. Аның спорт казанышлары арасында: ялгыз разрядта 6 ITF турнирында җиңүче, катнаш разрядта - ике тапкыр Россия чемпионы, ялгыз разрядта Россия Кубогы иясе.
Комментарийлар