16+

Рөстәм Миңнеханов һәм Ирек Фәйзуллин Дәүләт Советының киңәйтелгән утырышына әзерлек турында фикер алыштылар

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүдә. Визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белән очрашты. Төзелеш комплексын үстерүнең актуаль мәсьәләләре, республика проектларына ярдәм турында фикер алыштылар. 

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Ирек Фәйзуллин киңәшмә үткәрделәр, анда Дәүләт Советының киңәйтелгән утырышына әзерлек һәм тармакка ярдәм итү өлешендә Россия Дәүләт Советының төзелеш, ТКХ һәм шәһәр тирәлеге буенча комиссиясе әзерли торган тәкъдимнәр турында сүз барды. Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнеханов әлеге комиссияне җитәкли. 

Киңәшмәдә, аерым алганда, торак төзелешенә, төзекләндерүгә һәм коммуналь хезмәт күрсәтүгә ярдәм итү чаралары турында да сүз барды.

ТР Президенты Матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading