16+

Рөстәм Миңнеханов Татьяна Покровскаяга «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды

Рөстәм Миңнеханов Россия Синхрон йөзү федерациясе вице-президенты, синхрон йөзү буенча Россия Федерациясе җыелма командасы баш тренеры Татьяна Покровская белән очрашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Синхрон йөзү федерациясе вице-президенты, синхрон йөзү буенча Россия Федерациясе җыелма командасы баш тренеры Татьяна Покровская белән очрашты, дип хәбәр итә Татарстан Президенты Матбугат хезмәте.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Татьяна Покровскаяга Татарстан Республикасы дәүләт бүләген – «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.

Очрашу барышында спорт өлкәсендә уртак проектларны гамәлгә ашыру буенча адымнар, Казанда йөзү, синхрон йөзү һәм суга сикерү буенча ярышларны оештыру һәм уздыру перспективалары турында фикер алыштылар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading