Аннары Президент Гагарин ур., 53А адресы буенча урнашкан күп фатирлы йорт ишегалдында булды. Монда яңа яктырту баганалары куелган. Гомумән алганда, программа гамәлдә булган 5 ел эчендә Зәй районында 175 ишегалдын ремонтлау планлаштырыла.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданны төзекләндерү белән танышты. Бүген әлеге объект бик мөһим шәһәр киңлеге булып тора, ул үз эченә Бөек Ватан сугышы һәм сугыш хәрәкәтләре Геройларына һәм вакыйгаларына багышланган мәдәни зонаны һәм элементларны ала. Ремонт эшләре 2 чиратта башкарылган. Бу вакыт эчендә биредә яңа таш сукмаклар салганнар, эскәмияләр, фонтан, кече архитектура формалары урнаштырганнар, территорияне яшелләндергәннәр.
Аннары Президент авыл җирлекләре башлыклары һәм район авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән очрашты. Зәй районының социаль-икътисадый үсешенең төп күрсәткечләре, техник авыл хуҗалыгы культураларын урып-җыю темплары һәм терлекчелекне үстерү турында фикер алыштылар. Җирле ГРЭСны яңарту темасына аерым тукталдылар. 
Комментарийлар