Сабантуйлар сезоны Әстерхан өлкәсе Җәмәле авылында Бөтенроссия авыл Сабантуеннан башланды. Чарада Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов, Әстерхан өлкәсе губернаторы Игорь Бабушкин, Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин кунак булды
. – Кыр эшләре тәмамлану бәйрәме белән! Әстерханда Сабантуй – халыкны берләштерү чарасы. Һәрберегезгә бәхет, сәламәтлек телим, – диде ул.
Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов Сабантуй сөлгесен колгага элеп хәер-фатыйхасын бирде. "Элек Сабантуйларда менә шулай бүләк җыйганнар", – дип өстәде. Искәртеп үтәбез, Татарстан Республикасы рәисе Сабантуйларда гореф-гадәтләргә аерым игътибар бирергә кушкан иде.
– Чын күңелдән үзебезне иң яраткан бәйрәмебез белән котлыйм. Бу Россиядә беренче Сабантуй. Әстерхан өлкәсе җитәкчелегенә матур җирдә искиткеч бәйрәм оештырган. Бик зур рәхмәт! - диде Рөстәм Миңнеханов.
Мәртәбәле кунаклар Сабантуй территориясендә урнашкан Әстерханда яшәүче милләт вәкилләренең мәйданчыкларын карап узды.
Бөтенроссия авыл Сабантуе 13 нче тапкыр уздырыла. 2024 елны авыл Сабантуе Пермь краенда үткәреләчәк. Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонинга күчерелмә кубок тапшырылды.
Әстерхан өлкәсе губернаторы "Әстерхан өлкәсе каршында фидакарь хезмәте өчен" медаль-орден белән Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары Васил Шәйхразыев бүләкләнде.
то
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар